
Бердәм тавыш бирү көнендә «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин да катнашты. Ул «Болгар радиосы» студиясендә Татарстанда тууы белән бәхетле булуын әйтте.
«Гастрольләрдә 100дән артык шәһәр, дистәләгән төбәк күрәбез. Мин бәхетле Татарстанда туганыма. Күп кенә өлкәләрне, шәһәрләрне карыйсың. «Монда болай, ә бездә 20 ел элек болай иде бит инде. Монда нишләп һаман болай?» – дип уйлыйсың. Шулай да барлык өлкә үзенчә күңелгә якын. Ә Татарстан, Казан инде – ул йөрәк түрендә, ул – йөрәкнең яртысы», – дип сөйләде Илнат Фәрхуллин.
- Телемарафон иртәнге 8дә башланып китте һәм 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.