news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин концертлар санын киметүенең сәбәбен әйтте

news_top

Җырчы Илнат Фәрхуллин быелгы сезонда концертларын узган елга караганда күпкә кимрәк куярга җыена. Ул моның сәбәбен «Күңел» радиосының туры эфирында әйтте.

«Күп вакыт үзеңне жәлләмисең. Ә кабат шул борчылулар чир булып килеп чыга. Әниләрнең: «Бөтен чир нервадан», – дип әйткәннәрен шаяруга алып йөри идек. Дөрестән дә шулай икән.

Быел минем тормышымда сөенечле моментлар да, борчулар да күп булды. Сәламәтлек белән дә проблемалар булып алды. Алар барысы да хафага сала, гел шуларны ничек җиңеп чыгарга икән дип уйланып йөри башлыйсың. Шуңа да мин быел концертларны киметергә булдым. Башка елларны аена 28әр концерт булса, быел 10-12 концерт кына куячакмын. Азрак ял итәргә, гаиләгә, үземә игътибарны арттырырга булдым», – дигән Илнат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар