Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллинга: «Сакла үзеңне. Таза бул!»

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллинга: «Сакла үзеңне. Таза бул!»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Илнат Фәрхуллин, гастрольләрдә йөреп, үзенең әзрәк арып китүе турында виртуаль дусларына сөйләгән.

Кәеф юк... Без бүген Балтачта. 1 көнгә Татарстанга кайттык. Иртәгә Уфага китәбез. Ай ярым гастрольләрдә йөреп, баш эшләми башлады, арытты бераз... Берничә концерт калды тагын. Шуннан соң әзрәк миңа дәваланып алырга кирәк була, Алла боерса, – дип сөйләгән Илнат сәхнә артында.

Кулындагы өчпомакларга ишарәләп:

– Алып баручы Ирек Фатыйхов алып килде. Тулай торакта торганда, без студент вакытта, 2 ел буе үрдәк ашаттым шуңа. Ирек 1нче курста, мин 3нче курста идек. Табын да җыештыра белми иде (көлә). Хәзер шул 2 ел буе үрдәк ашаткан өчен, бүген бу миңа каз итеннән 3 өчпочмак алып килгән. 4не тыкса да була иде бит инде, име?! «Әнидә мин, өчпочмак ашап утырам», – ди миңа, шалтыраткач. Минәйтәм, тык бер 3 өчпочмак. Миңа шулай әйтсәләр, мин бер 4 өчпочмак тыгар идем инде. Алла, Фатыйхов, белмим, белмим, – дип көлеп сөйли «күбәләкләр патшасы».

Социаль челтәрдәге дуслары Илнатка җылы эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар. «Борчылма», «Бик арыгансың. Күренеп тора. Сакла үзеңне. Таза бул», «Арыганлыгыңны кешегә сиздермә!», «И-и-и, балакай, бигрәк матур сөйлисең инде. Чәчләреңне «мелировать» иткәнсең икән. Андрей Губинның яшь чагы кебек», – диючеләр бар.

Видео: Илнат Фәрхуллинның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100