Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

90нчы еллар йолдызы Гайфулла Абзалов хәзер ничек яши?

news_top_970_100
90нчы еллар йолдызы Гайфулла Абзалов хәзер ничек яши?
видеодан скриншот

Җырчы Илнат Фәрхуллин 1990 елларда бик популяр булган композитор, автор-башкаручы Гайфулла Абзаловта кунакта булган. Аның: «Әллә син, әллә мин, беребез якты йолдыз», – дип җырлап йөргәнен хәтерлисездер.

«Бүген легендар композитор һәм җырчы Гайфулла Авзалов белән таныштык. Бик эчкерсез, позитив кеше. Ә нинди матур җырлар яза», – дип сөйли Илнат җырчы турында. Гайфулла Абзалов Илнат өчен махсус яңа җыр язып бүләк иткән. Бәлки, аны якын арада ишетеп тә булыр.

Гайфулла Абзалов Илнат һәм аның тормыш иптәше Регинага ничек яшәгәнен дә күрсәтә. Соңгы елларда сәхнәләрдә дә, социаль челтәрләрдә дә күренмәгән Гайфулла Абзалов шәһәр читендә үз йорты белән яшәп ята. Кунакларны ул йортының «беседкасында» кабул иткән. Биредә барлык уңайлыклар да бар. Шашлык пешерү урыннары җайланган. Зур-зур гөлләр үсеп утыра. «Кем килә, иң рәхәт җир шушында, диләр инде. Монда 30 градус салкында да җылы», – дип, сөенә-сөенә кунак иткән аларны Гайфулла Абзалов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100