Илнат Фәрхуллин блогер Олеся Леснаяның табышмагына җавап итеп: «Кияүдәме? Аңлашыла инде»
Блогер Олеся Лесная җырчы Илнат Фәрхулинны «тотып алган». «Илнат Күбәләкович белән сораштыру» дип язып куйган ул җырчының «күбәләк» дип еш кабатлавына ишарәләп.
– Син – бик энергичный артист. Син нәрсә кулланасың?
– Берни дә кулланмыйм. Эчеп тә чыкканым юк.
– Ашарга пешерү хатын-кыз эше түгелме ул?
– Юләр кеше генә шулай уйлый ала. Яраткан шөгылем.
– Өйдә пешерәсең?
– Пешерәм.
– Кем популяррак? Синме яки «Казан егетләре»ме?
– Нәрсәгә мин аларга пиар ясыйм. Ярар, мин булыйм.
– «Служебный роман»га ничек карыйсың?
– Минеке булганы юк. Эштә дә, өйдә дә янымда.
– «Х»га башлана, өч хәрефтән тора. Эшләгәндә баса, эшләп бетергәч – иелә.
– Кемгә нәрсә җитми инде. Кияүдәме?
– Юк.
– Аңлашыла инде.
– Җавап хор иде.
«Шах һәм мат сезгә бит, Олеся», «Илнат, молодец! Һәр сораудан оста итеп чыга белә. Сәхнәдә җилбәзәк егет ролендә булса да, бик төпле, акыллы» дип комментарий калдырганнар.