Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин балалары белән ашарга пешергән

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин балалары белән ашарга пешергән
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

Татар эстрадасының бию хәрәкәтләре белән аерылып торган җырчысы Илнат Фәрхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә ашарга «тәмләп» пешергәнен дә күрсәткәләп тора, рецептлары белән дә уртаклаша.

Җырчының ризык әзерләгән һәр видеосы һәркемгә таныш «күбәләк» сүзе белән тәмамлана. Бу юлы җырчы бераз үзгә видео төшергән. Ул балаларын яшелчәләр белән балык пешереп сыйлаган.

Видеодан күренгәнчә, Илнат балыкларга тоз белән «массаж» ясый. Аннары яшелчәләр өстенә салып, духовкага куя.

Ахырдан триодан (җырчы, кызы, улы) «күбәләк» сүзе күпләрнең күңеленә хуш килгән. «Чын күбәләкләр инде, минем матурларым», «Илнат «ут», «Бигрәк тәмле күренә», «Яратам инде» кебек комментарийлар язганнар.

Видеоны игътибар белән караган бер кеше «матур итеп киселгән анар (гранат) кая китте» дип кызыксынган.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 12 февраль 2024
    Сирень
    Фикерне бетергэнсез бит
  • 12 февраль 2024
    Сирень
    Татарча сойлэш, балаларын да ойрэнер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100