Җырчы Илнат Фәрхуллин күптән көтелгән көн килеп җиткәнен хәбәр итә. Ул кичә бәби тудыру йортыннан тормыш иптәше Регинаны һәм кызын каршылаган.
Барыгызга дә сәлам. Бүген Чәчәк белән кызыбызны өйгә алып кайтам. Һава торышы да матур! - дип элемтәгә кергән ул үзенең «подписчик»лары белән. Соңрак җырчы якын кешеләре белән өйгә кайтып барган видеоларын да күрсәтте.
Илнат Фәрхуллин сүзләренчә, соңгы вакытта социаль челтәрләрдән читләшкән Регинаны тамашачы инде югалтып бетергән. Алар Илнаттан һәрдаим хатыны турында сорашып, хатлар язып торганнар.
Илнат Фәрхуллин белән Регина Гәрәеваларның кызлары 24 май көнне дөньяга аваз салды.