news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин бәби каршылаган

news_top
Илнат Фәрхуллин бәби каршылаган
Фото: "Татар-информ" архивы

Илнат Фәрхуллин һәм аның күпсанлы якыннары бүген бәби каршылаган. Җырчының бертуганы Айдар һәм киленнәре Алинә беренче тапкыр әти-әни булган. Сабыйга Алим исеме кушалар.

Җырчы бәби каршылаганда да һәрвакыттыгача үз репертуарында – шаян.

«Без кая килдек?» – ди ул хатынына.

«Роддомга», – ди Регина.

«Инде табасыңдамыни?» - дигән була аңа Илнат.

Ул да булмый, бәбине көткән арада, җырчы әнисенә дә барып «бәйләнә».

«Әни, мөмкинчелегең булса, тагын берне алып кайтыр идеңме?» – ди ул.

«Юк улым, заводлар ватык инде», – дип көлдерә аны әнисе.

Тантана бик матур үткән. Яшь әти белән әни күпсанлы котлаулар кабул иткән. Илнат Фәрхуллинның сторисларында яшь әтинең бераз каушап та калуын, улын бик сак кына итеп кулларына алуын, ихлас хисләрен күрергә мөмкин.

Илнат Фәрхуллинның туганнарга бик бай артист булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар гаиләдә биш малай!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар