Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин әнисенең яман шештән соң аякка басуын әйтте: «Бер ел буе әнине карадым»

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин әнисенең яман шештән соң аякка басуын әйтте: «Бер ел буе әнине карадым»
Видеодан скриншот

Эстрада җырчысы Илнат Фәрхуллин тормышында булган авыр елларын сөйләде. Ул чакта аның әнисе яман шеш белән көрәшкән һәм шул ук вакытта Илнатның үзе әйткәнчә – «беренче гаиләсендә» дә аңлашылмаучанлыклар башланган. Язмышы турында ул Башкортстанда «башкорт хуҗабикәсе» исеме белән танылган Миләүшә Шәйхелисламовага сөйләгән.

«Минем бөтен әйбер бер вакытка өелде. Әнидә яман шеш – 1 ел буе хастаханәдә әнине карарга туры килде... Шундый авыр хәлләр булды 3 еллар элек. Үземнең беренче гаиләмдә...» – дип сөйләүдән туктый да тагын дәвам итә. – Әнине аякка бастырдык. Без гаиләдә 5 малай, әтисез үстек. Безне әни берүзе аякка бастырды. Әти белән алар миңа 5 яшь вакытта аерылыштылар… 2 абыем полициядә эшли. Әти җырлый иде. Ул тракторист, тракторда җырлаган инде. Әни гармунда уйный», – дип сөйләгән ул үзенең гаиләсе турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100