Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллин «Гашыйклар көне»нә яңа җыр бүләк итә

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллин «Гашыйклар көне»нә яңа җыр бүләк итә
Фото "Татар-информ" архивыннан

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә мәхәббәт турындагы яңа җыр белән бүлешкән. Бүген, «Гашыйклар көне»ндә, «Яратам» җыры бик урынлы яңгырый.

«Сөйгән ярларыбызны сөендереп алыйк әле бу җыр белән!

Яратам мин сине,

Кояш яраткандай җирне.

Җиһан яраткандай җилне

Яратам, яратам!» – дип җырның сүзләрен дә тәкъдим иткән җырчы.

Яңа җырның сүзләрен Людмила Аланлы язган, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.

Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар яңа җырны яраткан. «Супер», «матур җыр», «текә», «кыздырасың, брат» кебек комментарийлар белән үсендергән алар.

«Илнат, хатының белән аерылгач, «яратам» дип җыр яздыру урынсыз инде. Бу җыр аның күңеленә ошамас. Ә болай җыр шәп», – дип комментарий калдыручыга «Ошамаса тыңламый инде», «Бәлки, ул түгел, ә хатыны аерылгандыр» кебек җаваплар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100