Илнат Фәрхуллин «Сары розалар» клибының бәясен әйтте
«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты бөтен эшне үзе эшләве турында язган.
«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллин тамашачылар яратып тыңлый торган «Сары розалар» җырының клибының бәясен әйтте.
«Студиядә эшләп утыра идем, никтер «Сары розалар» клибын куясым килде. Клипны TMTV каналына биргәнгә өч ай үтеп тә киткән. Бу җыр минем өчен зур тәҗрибә булды. Әлеге клип миңа 2700 сумга төште, чөнки бөтен әйберне үзем эшлим. Студия арендасы — 700 сум. Бауман урамында кызларга өләшкән чәчәк бәйләме 2 мең сум булды», — дип язган ул.
«Бик арзан булган», - дип комментарий калдырган бер инстачы.
Җырчының виртуаль дуслары бу җырны яратып тыңлауларын һәм көйләп йөрүләрен язган.
«Телефонымда шушы җыр тора. Кайвакыт онытылып тыңлап утырам да, шалтыратучыга җавап бирергә дә онытам», «Бик матур җыры да, клибы да, үзе дә», — дип комментарий язганнар.