Илнат Фәрхуллин «На рахате» дигән җырын тәкъдим итте
Ул барлык музыкаль мәйданчыкларда чыккан.
«Казан егетләре» төркеменең экс-солисты Илнат Фәрхуллин актив рәвештә иҗат итүен дәвам итә. Ул инстаграм челтәрендәге сәхифәсендә чираттагы рус телендә яздырган җырын тәкъдим итте.
Җырның исеме дә кызыклы - «На рахате» һәм ул барлык музыкаль мәйданчыкларда чыккан.
Яшь җырчының иҗатташ һәм виртуаль дуслары җырны ошаткан.