Илнат Фәрхуллин «Казан егетләре» төркеме белән башкарган җырына яңа сулыш биргән
«Яшьлек язым» җыры инстачылар күңеленә хуш килгән.
Илнат Фәрхуллинның «Яшьлек язым» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Элек бу җыр тамашачыларга «Казан егетләре» төркеме башкаруында тәкъдим ителгән иде.
Хәзер «Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллин бу җырны ялгыз башка. Җырның сүзләрен һәм көен ул үзе язган.
Инстачылар яңача яздырылган җырны яратып кабул иткән. Җырчыдан рус телендә дә яңа җырлар көтүләре турында язып калдырганнар.