Илнат Фәрхуллин абыйсыннан Казанга качмакчы булган
Автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин абыйсының тракторын сазга батырган.
«15 елга бер тапкыр абыйдан трактор алып тордым. Печәнгә төшмәкче идем. Батырдым. Нишләргә? Казанга качаргамы? Абыйны көтәргәме?» — дип киңәш сораган ул инстадусларыннан.
Иң акыллы киңәшне иҗатташ дустына Рифат Зарипов биргән. «Мин түгел диген. Мин килгәндә шунда тора иде дип әйт», — дигән ул.
«Казанга кач, абыең арт сабагыңны укытыр»;
«Коткаручыларны чакырт, абыең белми дә калыр. Алар трактор чыгарган арада җыр язып бирсәң, акча да сорамаслар», — дип киңәш биргән кайбер инстадуслары.
Җырчы Фирдүс Тямаев та сазга баткан тракторлар чыгарышып йөргән иде. Шуны искә алып, берсе Илнатка Фирдүскә шалтыратырга киңәш иткән.
«Илнат, иң яхшысы - син җырлар гына яз, яме», — дип киңәш иткән җырчыга икенче виртуаль дусты, һәр кешенең үз эше белән шөгыльләнүе хәерле булуына басым ясап.