Илнар Ялаловның «Ышансан әгәр дә» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты
Тамашачылар җырга «ут» дип бәя биргән.
Җырчы Илнар Ялаловның «Ышансан әгәр дә» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Ышансан әгәр дә» җырының сүзләрен Гөлсәрфәр язган, ә көен Оскар Усманов иҗат иткән. Тамашачылар җырга «ут» дип бәя биргән.
Ышансан әгәр дә, ышансан әгәр дә,
Сиңа үзем ышанган кадәр.
Ышансан әгәр дә, ышансан әгәр дә,
Бәхетем елмаеп нур сибәр…