Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Хөснуллин: «Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый»

«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы – «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Илнар Хөснуллин. Аның белән «килешеп» көрәшү, татар матбугаты, милләт язмышы, киләчәге турында сөйләштек.

news_top_970_100
Илнар Хөснуллин: «Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Улыбыз журналист булмас дип өметләнәм»

Сезнең гаиләдә син дә журналист, тормыш иптәшең Ләйсән дә «ТНВ» каналында алып баручы, кызыгыз Зәйнәп тә, әле мәктәптә генә укыса да сезнең юлны сайлаган булса кирәк – «Шаян ТВ»да алып баручы. Улыгыз Аяз да тапшыруларда күренгәли. Кызыгызны журналистикага кем китерде? Өйдә бар да журналистика өлкәсендә булгач, сөйләшү гел шул хакта гынамы?

Юк, ул хакта сөйләшмәскә тырышабыз. Ләйсән телевидениедә эшли, мин – газетада. Юнәлешләр бер булса да, форматлар төрле. Ләйсән, миннән аермалы буларак, бик чибәр, акыллы һәм сабыр кеше. Мин тиз кызып китәм, шуңа күрә табак-савыт та шалтырарга мөмкин. Без эш турында сөйләшмәскә тырышабыз, чөнки безнең кайбер фикерләр туры килеп бетми. Мин эштәге проблеманы өйгә алып кайтмаска тырышам, һәм киресенчә.

Әти-әниегез кемнәр? Алар да матбугатка катнашлымы?

Элек язганнар бит әле – матуррак яңгырасын өчен, «крестьян гаиләсендә тудым» дип. Минем дә шул крестьян гаиләсе дип әйтергә мөмкин. Әти-әниемнең иҗат белән бернинди бәйлелеге юк.

Кызыбыз башта әнисе янына телевидениегә йөри башлады. Аннары үзе кереп китте. Хәзер инде максатчан рәвештә бара, дисәм дә була. Үскәч кем булыр, ул турыда кистереп сөйләшкән юк. Журналист теләге бар бугай, миңа әйтми әле, яшерә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мин үзебезнең һөнәрне тотып карап булмый торган һөнәр ияләре дип саныйм, эшебез күренми. Берәр «тотып карый торган», нәтиҗәсе күренә торган һөнәр сайлау турында уйла әле, дип киңәш кенә бирәм. Әлбәттә, каршы килеп булмаячак. Хатыным Ләйсән әйтүенчә, безнең кызыбыз, мәктәптә укыганда ук, өченче курс студентлары белгәннәрне инде белә. Заман, чыннан да, бик тиз бара, бигрәк тә технологияләр мәсьәләсендә.

Ә малайның очучы буласы килә. Анысы журналист булмас, дип өметләнәм.

«Яшьлек чорлары минем өчен уттан алып суга салу чорлары булды»

Син үзең Төркиянең Эгей университетында журналистика бүлеген тәмамлагансың. Анда ничек барып эләктең?

Мин – 90нчы еллар баласы. Минем Эгей университетында уку хыялы юк иде. Ул вакытта төп максат – кайда да булса укырга керү иде. Ул вакытта күпләр шулай эшләгәндер инде. Бик талантлы балалар, бәлки, мин шушы юнәлеш буенча, бу юнәлеш буенча укыйм, диючеләр булгандыр. Минем уемда журналистика бөтенләй юк иде, дияргә кирәк.

Гомумән, ул үсмерлек, яшьлек чорлары минем өчен уттан алып суга салу чорлары булды. Күз алдына китер син. Миңа 13 яшь, авылда укыйм. Һәм мине 13 яшьтә Түбән Камага Төрек лицеена укырга җибәрәләр. Бу – 90нчы еллар, «Слово пацана» киносындагы кебек чор. Бәлки, Казанда ул вакытта тынычлана башлагандыр, ләкин кечерәк шәһәрләргә андый күренешләр соңрак килә. Һәм мин, 90нчы еллар вакыйгаларын күргәннән соң, гомумән башка илгә китеп барам. Анда гомумән башка атмосфера, гомумән башка мохит.

Әле ул 1998 ел – илне астын-өскә китергән кризис вакыты. Чит илгә барырга билет алдык, ә чит илгә чыгып китәргә 100 доллар да юк, ягъни долларны сатып алып булмый. Кеше буларак, шәхес буларак, мин Төркиядә формалаштым. Кире Казанга әйләнеп кайтканда, монда гомумән башка шәһәр иде инде. Шуңа күрә, Эгей университеты миңа башкалардан аерылып торган белем бирде, дип әйтә алмыйм, чөнки монда нинди белем биргәннәренә шулай ук бәя бирә алмыйм. Әмма бу – миңа тормышта бик зур тәҗрибә булды, теләсә нинди шартларда исән калырга, батмаска, юкка чыкмаска.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мин журналистиканы сайламадым, журналистика үзе мине сайлады»

– Анда система башкача иде. Без хәзер БДИны сүгәбез бит инде. Ул вакытта мин, лицейны бетергәндә, үземнең укырга кергәнемне белә идем инде. Майда нәтиҗәләре билгеле иде. Шуңа күрә мин башка җиргә укырга керү турында уйламадым да. Әти-әнине дә борчыйсы килми иде.

Анда укырга кергәндә, синең балларың нәтиҗәләрендә автомат рәвештә факультетлар тәкъдим ителә. Ул вакытта миңа халыкара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм журналистика факультетын сайлау мөмкинлеге бар иде.

Безгә, авыл балаларына, кире авылга кайтмаска, булмады, дип, авылга кайтып әйтмәскә кирәк иде. Мин журналистиканы сайладым, дип әйтә алмыйм. Бу очракта журналистика юнәлеше мине сайлады.

Аннан кайткач, кайда эшләдең?

– Аннан кайткач, мин 1 ел чамасы «Заман» газетасында эшләдем. Анысы да кызык тәҗрибә булды. Яшь белгечне кемдер җитәкләп йөрергә тиеш. Монда кайттым, «Заман» газетасында 2 журналист утыра. Берсе – 7 тел белүче бик зур галим Рәшит абый Кадыйров, икенчесе Габдерәхим (Рөстәм Юнысов). Шушы шәхесләр белән аралашырга туры килде.

Һәм 2003 елда мин «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә урнаштым. Әле дә шунда.

«Ватаным Татарстан» газетасында ничә ел эшлисең булып чыга инде?

«Ватаным Татарстан»да 21нче ел эшлим.

Кайсы чорда эшләү җиңелрәк иде һәм нигә?

Эшләгән кешегә беркайчан да җиңел түгел. Җиңел ул эшләмәгән кешегә. Һәрвакытта эшләү кызык булды. Мин Төркиядән кайткач, Казанның меңьеллыгына әзерлек башланды. Мин ул вакытта, моннан да зуррак чара, вакыйга була алмас, дип уйлый идем. Авыл баласының фантазиясе таррак, әллә ни хыялланып булмый. Аннан тагын да масштаблырак вакыйгалар булды.

«Журналистика күзлегеннән караганда кызыклы чорда яшибез»

– Хәзер, әлбәттә, форматлар аерыла инде. Тизлек башкача. Ул вакытта, мәсәлән, бер материалны язасың, ул 2-3 көннән генә чыга иде, һәм ул – гадәти хәл иде. Хәзер инде материалны 1 сәгать эчендә әзерләп бирәбез. Тиз генә бер өлешен социаль челтәргә дә куярга тырышабыз. Тизлек аркасында сыйфат өлеше аксый.

Гөнаһлы сүз әйтәмдер иде. Бүгенге көндә – авыр, кайгылы, афәтле вакыйгалар, әмма, журналистика күзлегеннән караганда, кызыклы вакыйгалар. Һаман эзләнәсең, ачасың.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мин «Ватаным Татарстан»га килгән вакытта ул катлаулырак газета санала иде. Анда күбрәк өлкән буын кешеләре эшли иде. Әмма шул чорда без бик күп яшьләр дә килдек: Гөлгенә Лотфуллина (хәзер Америкада яши), Алсу Хәсәнова (кызганыч, вафат), Илдар Миргалимов (хәзер «Татмедиа»да эшли). Аннан Миңназыйм Сәфәров килгәч, зур үзгәрешләр башланды.

Хәзер менә баш мөхәррир Гөлнара Сабирова белән эшлибез. Үзгәреш булырга тиеш. Ул начар дигән сүз түгел. Элеккесе бик яхшы булса да, үзгәрешләр тагын да камилләшү өчен кирәк. Шуңа күрә, ул вакытта кызык, бу вакытта кызык түгел, дип әйтә алмыйм.

Журналистика ягыннан караганда, зур вакыйгалар эчендә яшибез. Универсиаданы күрдек, 2-3 дөнья чемпионатын, ковидны кичердек, хәзер махсус операция, илдә зур үзгәрешләр бара.

«Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый»

Шушы вакыт эчендә матбугат үзгәрде бит инде. Хәзер татар матбугатын тәнкыйтьлиләр, темалар сай, дип әйтәләр. Хәзерге татар матбугатын ничек бәялисең? Татар журналистикасына ни җитми?

Кем тәнкыйтьли соң аны? Татар матбугаты дип әйтәбез икән, 300-400 кешедер инде ул. Нәрсә җитми, дигәндә, әллә нинди киңәш әйтә алмыйм.

Без бер-беребезне күбрәк яратсак, бер-беребезнең язмаларын укысак, татар матбугатының көче зуррак булыр иде.

Әлбәттә, татар матбугатында сәяси һәм икътисади темалар һәрвакыт азрак булды. Күбрәк булса, яхшырак булыр иде кебек. Икенче яктан караганда, сәяси һәм икътисади карарлар алар Татарстанда кабул ителми. Шуңа күрә федераль матбугат чаралары язган материалларны яңадан кабатлап язу никадәр кызык булыр икән? Бу – бәхәсле мәсьәлә.

Гомумән, матбугат ул нинди? дигән сорауга ничек җавап бирергә була: милләте нинди, матбугаты да шундый. Милләтең нинди – театры да шундый, сәнгате дә шундый, көрәше дә шундый. Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый. Яисә милләтең көчле икән, матбугатың көчсез була алмый. Алар бергә баралар. Безнең милләт торгынлык хәле кичерә икән, аның матбугаты гына алга китә алмый берничек тә.

Шушы канунга туры килмәгән бер генә юнәлеш бар – ул татар эстрадасы. Ул бернинди канунга да туры килми. Аны аңлатып та булмый.

«Кызыбыз татар телен белү аңа файда китергәнен аңлый»

Син, бик күп еллар газетада эшләүче буларак, кәгазь гәҗитнең киләчәген ничек күзаллыйсың?

Мин үземне белгәннән бирле шушы сорауга җавап эзлим. Ул журналистлардан гына тора торган әйбер түгел. Аның берничә төрле факторы бар. Беренчедән, әйдә иң җиңеленнән башлыйк – почта системасы. Минем әнием почта таратучы булып эшләде. Мин үзем дә почта таратучы булып эшләдем, әни еш кына бу эшне миңа куша иде. Ул вакытта камил дәрәҗәдә иде бу система. Бу безнекеләрнең гаебе түгел, чөнки бу – Мәскәүгә бәйле коммерцияле оешма. Социаль яктан әһәмияте ничек кенә булмасын, генераль директор дигән вазифа булгач, ул, беренче чиратта, керем турында уйлый.

Икенчедән, татар гәзитенең киләчәге укучыга бәйле. Киләчәктә безне кем укыр? Укырлармы?

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Безнең өйдә 2 бала. Кызыбыз Зәйнәп, мактанып әйтмим, татарча авыл балаларыннан чистарак, камилрәк сөйләшә. Әдәби телне дә яхшы белә, «кухня» телен дә яхшы белә. Улыбыз Аяз телне яхшы белә, әмма сөйләшми. Ник сөйләшми? «Миңа кирәкми ул», – ди. Ә Зәйнәп тел белү аңа файда китергәнен аңлап алды, аны төрле җирләргә алып баручы итеп чакыралар. Ул «Апуш» студиясенә дә йөри. Шушы балалардан татар журналистикасында эшләүче балалар чыгармы? Татар теле бетмәячәк. Әмма Аяздан бервакытта да татар журналисты чыкмаячак, чөнки ул татарча фикерләми. Ул татарча сөйләшәчәк. Зәйнәптән чыгармы, белмим.

«Кәгазь газета бетәчәк»

Әлбәттә, кәгазь газета бетәчәк. Без бу процессны тизләтүчеләр һәм озайтучылар гына. Бетәчәк. Еллап әйтә алмыйм. Инде мин эшкә килгәндә дә, аны 5-10 ел дип әйтүчеләр бар иде.

Без бит бервакытта да газета укымаган кешегә «мә, газета укы» дип, кулына газета тоттырып куя алмыйбыз. Ул бит аны кечкенәдән укырга тиеш. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын»ны укырга тиеш.

Фәнни юнәлеш тә бар бит: кешене нәрсәгәдер җәлеп итү өчен, башта аңа җиңелрәк әйбер бирергә, аннан катлауландырырга. Социаль челтәрләр, массмедиа өлкәсендә шундый фикер бар. Әмма җиңелгә ияләшкән кеше аннан җитди әйбер укырмы, дигән сорау да туа. Безне эстрадада алдап, шулай эшләделәр. «Тыңласыннар, аннан алар Илһам Шакировны тыңлаячак», – диделәр. Тыңламый инде, әлбәттә. Әнвәрне (Нургалиев) генә тыңлаган кеше Әнвәрне генә тыңлый. Мин Әнвәр Нургалиевнең эшчәнлегенә бәя бирмим, шартлы рәвештә генә әйтәм.

Тираж җыю турында да сөйләп кит әле.

Тираж җыю почта хезмәтенә дә бәйле, әйткәнебезчә. Газеталарны күбрәк өлкән буын укуына да бәйле. Әмма шушы шартларда тиражның 10процент кимүе куркыныч димәс идем мин. Шул ук вакытта интернетта, социаль челтәрләрдә укучылар артуын күзалласак, гомуми укучылар кимеми дип әйтер идем.

Ә бүгенге көндә нинди проектлар бар?

Проектлар бик күп. Үзебезнең проектлар бар, Татарстан Рәисе карамагындагы татар теле һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен үстерү һәм саклау комиссиясе белән бергә эшләгән проектлар да бар. Быел «Гаилә елы» икәнен истә тотып, «Җылы оя» дигән проектны игълан иттек. Монда башкаларга үрнәк булырдай гаиләләр турында язабыз. Монда 50шәр мең күләмендә 6 премия биреләчәк. Татар гаиләләре турында язмаларны татарча кабул итәбез, Татарстанда яшәүче мари, удмурт, мордва һәм чуваш гаиләләре турында язмаларны без русча да кабул итәбез.

Без бит – хөкүмәт газетасы, шуңа күрә илдә булган зур вакыйгаларны һәрвакыт яктыртып барабыз. Әйе, кайвакыт кызык та булмаска мөмкин. Әмма бу чаралар бит тиктомалдан гына үткәрелми. Моның сәяси, икътисади моменты бар, халыкка күңел ачу мөмкинлеге бирү, яшьләргә һөнәр сайлау мөмкинлеге бирү өчен дә үткәрелә бит алар. Болар да бит зур проектлар.

10 ел элек «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проектында син җырчы Айгөл Сагынбаева белән бергә җырлыйсың. Әлеге җыр «Ютуб»та бар. Син балачактан ук җырлыйсыңмы? Гаиләгездә тагын кем дә булса җырлыймы? Ник бу талантыңны яшерәсең? Ник без синең җырлавыңны даими ишетмибез?

Кечкенәдән җырлыйм. 13 яшькә кадәр җырлап йөрдем. Түбән Камада, бәлки, татарча җырлаучы күп булмагандыр, мине еш җырлаталар иде. Ноталарны белмим мин. Әти дә, әни дә, сеңлем дә җырлый.

13 яшькә кадәр җырладым да, мине бер бәйгегә алып барырга тиешләр иде, алып бармадылар. Мин үпкәләдем дә кабат җырламадым. Үпкәм бик көчле булды: 14 яшьтән 24 яшькә кадәр кеше алдында бөтенләй җырламадым. Аннан кабат кеше алдында, 24 яшемдә, ул вакытта Айдар Фәйзрахманов алып барган «Җырлыйк әле» тапшыруында җырладым.

Хәзер кайсы җырчы белән җырлап карар идең?

Белмим. Җырлар идем микән. Хатын-кызлардан иң яраткан җырчым – Зәйнәп апа Фәрхетдинова инде. Яшьләрдән Гөлназ Асаеваның җырлавын яратам. Ир-атлардан – Газинур Фарукшин фанаты, Рөстәм Закиров, Вадим Захаров, Салават абый. Ир-атлар белән җырламас идем инде. Хатын-кызлардан Гүзәл Уразова белән тавышлар туры килә бугай. Бәлки, аның белән җырлар идем.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Үзеңнең күңелеңдә калган нинди темалар, нинди язмалар булды журналистикада эшләү дәверендә?

Хәзер мин 13 ел буе «бригадир» булып эшлим бит инде. Язарга вакыт калмый. Язсам, спорт темасына язам. Алдагы 10 елда мин «Хәбәрләр» бүлегендә эшли идем. Мин спорт һәм погонлы хезмәткәрләр турында яза идем. Ул вакытта әле милиция иде әле – хәрби комиссариат, төрмә һ.б.

Истә калганнардан спорт юнәлеше инде. Мактану дип кабул итсеннәр. Мин бервакытны, мавыгып китеп, татар спортчылары белән интервьюлар эшләдем. Ул вакытта бүтән беркем дә эшләмәде ул әйберне. Марат Сафин, Шамил Тарпищев, Данис Зарипов, Биләлетдиновлар – икесе дә.

Бер әңгәмә аеруча истә калган. Корбан Бердыев бервакыт, гомумән, интервью бирмичә азаплады. Аның бер яраткан спорт журналисты бар иде, ялгышмасам, Игорь Рабинер. Шуның белән генә сөйләшә, башка кешеләр белән сөйләшеп тормый. Матбугат сәркатибеннән, татар газетасына интервью әзерлик әле, дип сорадым. «Кая татар газетасы, русларга да интервью бирми бит», – ди. Мин тотым да «Рубин»ның кабул итү бүлмәсендәге номер буенча шалтыраттым. Бер ханым алды. «Мине Бердыев белән тоташтырыгыз әле», – дидем. Сөйләштек, кил, диде. Мин башта сөендем, аннан нигә барганыма үкендем. Без «спортчы» дигәч, галим дәрәҗәсендәге кеше дип күз алдына китермибез. Спортчы – спортчы инде ул. Ә монда Корбан Бердыев – үз эшенең профессоры. 3 сәгать сөйләштек, бик акыллы кеше. Бу – минем зур истә калган интервьюларның берсе.

«Журналист һөнәр алыштыра» дигән сәхифә дә эшләгән идем. Рифкать Нургали улы Миңнеханов ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе булган заманнарда журналистларга аерым мөнәсәбәт иде. Бервакыт инспекторлар белән чыгып, мин форма киеп, ЮХИДИ хезмәткәре булып, бер машинаны туктаттым. Ә йөртүче махсус хезмәтләрдә эшләүче кеше булып чыкты. Инспекторларның җибәрәсе килми, җибәрергә туры килде.

«Үземә легенда уйлап чыгарып, милициядән, имеш, ярдәм дә сораганым булды»

– Милиция полициягә әйләнгән дәвердә үземә легенда уйлап таптым да милициягә мөрәҗәгать иттем. Имеш, мин Чаллыдан килгәнмен. Салмыш баштан Мамадышта бөтен әйберне югалтканмын. Туганнарның адресын гына беләм, телефонын белмим, бернәрсә белмим, нишләргә белмим, ярдәм итегез, дип мөрәҗәгать иттем. Шәһәр буенча милиция бүлекчәләре буйлап йөрим. Мин ачам ишекне, эчтәге полиция хезмәткәрләре, мине кертмәс өчен, ишекне тотып торалар. Шулай ишек тартышып торабыз. Бер бүлектә генә «ярдәм итәбез, кирәк булса, илтеп тә куябыз» диделәр. Башкалар ярдәм итмәделәр. Шуннан соң үпкәләп йөрделәр миңа.

«Журналистиканың «ж» хәрефен дә белмәгән кешеләрне матбугат сәркатибе итеп куялар»

– Ул вакытта матбугат хезмәте белән якын эшли идек без. Ул вакытта ихласлык күбрәк иде. Мәсәлән, атна саен без Эчке эшләр министрлыгына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, төрмәгә йөри идек. Хәзер ул погонлы кешеләр журналистларга якын килмәскә тырыша. Журналистиканың «ж» хәрефен дә белмәгән кешеләрне матбугат сәркатибе итеп куялар да, безне якын китермиләр. Ул вакытта ихласлык нык иде, без аларга ышана идек, алар безгә ышана иде. Шул истә калган.

Син күбрәк спорт темасына язасың. Татарлар арасында спорт турында язучы журналистлар аз. Ник аз икән алар? Татарларга спорт кызык түгелме? Әллә башка сәбәпләре бармы икән? «Ватаным Татарстан»да спорт темасына язылган язмаларны укыйлармы, башка темалар белән чагыштырганда?

Спорт темасына язылган темаларны күп укырлар иде, язмалар күп түгел. Элек басмалар аз булганда, пропорция рәвешендә чагыштырып әйтәм, Илдус абый Илдарханов, Атлас абый Гафиятовтан соң килүче буында ниндидер өзеклек барлыкка килде. Спорт темасы икенче сортлы тема булып кабул ителә иде.

Татар журналистикасында социаль темалар һәм мәдәният популяр. Спорт турында язучылар бармак белән генә санарлык. Ул темага минем кереп китүемнең сәбәбе: Төркиядә ул темага бик нык басым ясыйлар иде. Алар футболга басым ясыйлар.

Ә бездә ул темага әһәмият бирмәүнең бер сәбәбе – укучылар арасында хатын-кызларның күбрәк булуы түгел микән. Аларга һаман шул мәдәният, язмыш, артистлар тормышы кызык. Сәбәбе шул түгел микән дип шикләнәм. Бу – минем субъектив фикер. Мөгаен, хатын-кызлар факторыдыр бу. Моңа да хатын-кызлар гаепле. 8нче Март узды, әйтсәң була инде.

Син матбугат конференцияләрендә көрәшчеләрнең «килешеп» көрәшүләре турында еш кына ачыктан-ачык әйтәсең. Бу «килешеп» көрәшүгә ничек итеп чик куярга була икән? Мөмкинме ул?

Булмый. Коррупцияне юкка чыгарып булмаган кебек, аны киметеп кенә була. Көрәшү йөгерү түгел бит ул. Йөгергәндә финиш сызыгы бар. Кем беренче җитә, ул – беренче. Алар килештеләр дип, теләсә кем кычкырырга мөмкин. Йөз дәлил китерергә мөмкин. Икенче кеше йөз дәлил китереп, юк, алар килешмәде, дияргә мөмкин. Ул бит акка кара белән язылган кебек күренми бит инде ул. Икенчедән, бу – кешенең намус эше. Моның белән гаилә генә түгел, тренер да шөгыльләнергә тиеш. Әгәр дә тренер «теләсә нинди ысул белән җиң» дип әйтә икән, ул кеше «килешергә» дә мөмкин. Монда тренерлар, гаилә, көрәш җәмәгатьчелеге дә катнаша инде. «Килешеп» көрәшүне бөтенләй бетереп булмый.

Мин «килешеп» көрәшүгә каршы, әмма мин бүләк бүлешүгә каршы түгел. Бүлешсеннәр бүләкне, әмма «килешеп» көрәшмәсеннәр. Ду китереп, чынлап көрәшсеннәр, ә машинасын глушительләргә бүләләрме, анысы – аларның эше. «Килешеп» көрәшүне ахыргача бетереп булмачак, кешенең баш миен үзгәртә алмыйсың бит.

Муса Җәлил турнирында да шундый «килешеп» көрәшү очраклары буламы?

Бардыр. Мин үзем – сөлге тоткан кеше, әмма көрәшкән кеше түгел. Белмим мин. Бардыр. Муса Җәлил турниры – изгеләр ярышы түгел. Ул – шул ук көрәшчеләр ярыша торган ярыш.

Сезнең газетага да яшь журналистлар килә. Яңа гына укып чыккан студентлар турында нәрсә әйтә аласың?

Аллага шөкер, киләләр. Фикерләрем бик яхшы. Элек тә киләләр иде. Миңназыйм Сәфәров элек тә укыта иде, хәзер дә укыта дип беләм. Гөлнара Сабирова да ул юнәлешкә басыйм ясый. Сорыйлар бит инде «остазыңны кем дип саныйсың» дип. Әлбәттә, редакторны остазым дип саныйм. Мин ул безгә килгән яшьләрне остазым дип саныйм, чөнки алар миңа карый күпкә әйбәтрәк белә. Алар, бездән аермалы буларак, техниканы бик яхшы белә, социаль челтәрләрне, СММ, камера тоту булсын. Һәм алар «әйе» дип әйтәләр икән, эшлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100