Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиевтан, мандарин ашап, яраткан кешеңне кочаклап тыңлый торган җыр

news_top_970_100
Илнар Сәйфиевтан, мандарин ашап, яраткан кешеңне кочаклап тыңлый торган җыр
социаль челтәрләр

Соңгы вакытта бик актив иҗат итүче җырчы Илнар Сәйфиев Яңа ел алдыннан «Яныйк бергә» дигән яңа җыр чыгарган. Ул аны: «Бизәлгән чыршы янында, сөйгән ярыгызны кочаклап, мандарин ашап утырганда тыңларга дип яздырдым», – дип тәкъдим итә.

«Шушы җырым белән Яңа елда парсызларның парларын табуын телим. Яныгызда сезне ничек бар, шулай кабул итеп яратучы кеше булганда, канатлар үсә, яшьнәп яшисе, очасы, таулар әйләндерәсе, тагын әллә ниләр эшлисе килә. Күңелгә рәхәт, кыскасы.

Парлыларга инде бер-берегезне аңлап, җыен юк-бар өчен үпкәләшмичә, әрләшмичә яшәвегезне телим. Тормыш булгач, төрлесе була инде. Матур яшик әле. дуслар. Өч көнлек дөнья инде. Бер-беребезне кочаклап кына, яратып кына яшик, җырдагыча. Мәхәббәт һәм бәхет утларында янарга гына язсын», – дип матур теләкләрен җиткерә ул тыңлаучыларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100