news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиев операция ясаткан

news_top
Илнар Сәйфиев операция ясаткан
Фото: Илнар Сәйфиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Соңгы вакытта матурлык өчен төрле процедуралар ясатучылар арасында ир-атлар да булу бер дә гаҗәп күренеш түгел. Мәсәлән, күпләр, пеләшләреннән котылу өчен, чәч күчереп утырту буенча операциягә керәләр. Популяр җырчы Илнар Сәйфиев тә, хәтта пеләш булмавына карамастан, куе, матур чәчле булып йөрергә теләгән. Ул Казандагы бер клиникада чәч күчереп утыртуы турында хәбәр итте.

«Иртә таңнан Илнар хастаханәдә нишли икән, дисәгез, мин азрак кына чәчләр куйдыртырга булдым. Киләчәктә чәчләрнең матур булуы бик мөһим», – дип сөйли ул.

Җырчыга операцияне 6 сәгать ясаганнар. Озак тотмый, өенә дә кайтарып җибәргәннәр.

Әлеге процедура җырчылар, блогерлар арасында аеруча да популяр. Мәсәлән, юмор остасы Данир Сабиров чәч күчереп утырту буенча операцияне Төркиядә ясаткан иде. Блогер Искәндәр Гайсин, «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов та башының чәчсез урыннарына чәч күчереп утырту буенча операция кичерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар