Илнар Сәйфиев үзенең элекке «Сине күрсәм» дигән җырына яңа сулыш биреп, клип төшергән.
«Мин иҗат тормышыннан югалып торган арада, аранжировкаларның сыйфаты бөтенләй икенче дәрәҗәгә күчкән. Замана – чабыш аты кебек алга бара, аны узып булмаса да, ялына ябышып, бергә атлыйсы иде, һич югында.
Шуңа күрә мин, кайту белән, иң беренче чиратта үземнең иске җырларга яңа сулыш бирергә булдым. Шуларның берсе «Сине күрсәм» җыры. Артыгын язып тормыйм, бәяне үзегез бирерсез», – дип яза ул.
«Без шушы җырлар белән үстек, кияүгә чыктык, гаиләле булдык. Ә Илнар Сәйфикв һаман шул ук. Ничек алай була ала ул?», «Бу җырның клибын гел карый идем, үскәч, мин аңа кияүгә чыгам дип», – дип хатирәләрен яңартканнар Илнарның дуслары.
«Коткаручы ролендә идегез элеккесендә. Истә. Безгә искесе дә ярый. Сезне тыңлап үскән буынга хәзергесе башкача кабул ителә», – дип комментарий калдыручыга Илнар Сәйфиев җырның искесен дә, яңа вариантын да тыңларга киңәш иткән.