news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиев әтисе турында: «28 ел элек сине урладылар, әти...»

news_top
Илнар Сәйфиев әтисе турында: «28 ел элек сине урладылар, әти...»

Җырчы Илнар Сәйфиев, мәрхүм әтисенең каберен зыярәт кылырга килгәч, балачакларын искә төшереп, хатирәләргә бирелгән.

«Әти, хәтерлисеңме, син миңа зу-у-ур сәпит алып биргән идең?

Буем җитмәгәч, мин аның рамы астыннан йөрдем. Ул чакта балачак хыялымны тормышка ашырдың син! Барлык чирекләрне дә «5ле»гә бетерсәң, уку елы азагында алып бирәм, дигән идең. Сүзеңдә тордың, әти...

Ләкин сәпидтә йөрерлек буй үстерергә өлгерә алмадым, урладылар аны. Ишек йозагын ватып керделәр дә караңгы төндә балачак хыялымны урлап чыгып киттеләр.

28 ел элек сине дә урладылар, әти... Мәңгегә. Бик сагынам, уйлаган саен, синле балачакка кайткандай булам.

Рухың шат, каберең якты булсын!» – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар