Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиев күңелле видео төшергән: «Куян үрчетеп карадым. Мин аларга җырлый идем»

news_top_970_100
Илнар Сәйфиев күңелле видео төшергән: «Куян үрчетеп карадым. Мин аларга җырлый идем»
Фото: "Татар-информ" архивы

«Талбишек» җыры белән халык күңелен яулаган җырчы Илнар Сәйфиев сәхнәдән югалып торды. Ниһаять, ул, тамашачыларын сөендереп, концерт куярга булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Хөрмәтле тамашачылар! Мин бу күрешүне озак көттем. Сагындым!» – дип яза. Артист шул уңайдан кызыклы видео да төшергән.

Видеода күренгәнчә, агачка «аеруча талантлы җырчы Илнар Сәфиев эзләнелә» дип язылган игълан ябыштырып куялар. Шул вакытта паркта йөгереп йөргән җырчы артыннан полиция куа башлый, аны аяк чалып егалар. Менә Илнар Сәйфиев карда ята, башы әйләнә, шул мизгелдә төрлесен уйлап өлгерә: «Балаларны мәктәпкә илтәсе бар. Күкәй бәясе артты. Күптән концерт куйган юк. Нәрсәгә йөгерергә чыктым. «Үзең генә паркта йөрмә», – дип әйтте бит миңа әни».

Имеш, җырчыны полиция бүлегенә китерәләр. Анда полиция хезмәткәре сорау ала.

– Тәк, гражданин Сәйфиев. Син ябыккансың. Молодец, килешеп тора. Синең беренче концертыңа килгәндә мин сержант идем, хәзер – подполковник. Күпме еллар узган. Сөйлә әйдә, кая югалдың?

– Бизнес инде.

– Тәк, нинди бизнес?

– Күп инде алар… Куян үрчетеп карадым.

– Үрчедеме соң?

– Үрчедеме, дип... Мин аларга җырлый идем.

– Синең җырлар астында кем генә үрчемәде инде. Аннары ни?

– Мин аларны кызгандым, урманга җибәрдем.

– Үтерәсең, әллә нәрсә сөйлисең. Ярар, калганын 9 апрельдә «Пирамида»да сөйләп бетерерсең.

Подполковникны чакырып алалар.

«Сез дә килегез, сезгә дә сөйләрмен. Чын күңелдән җырлармын», – дип мөрәҗәгать итә «тоткарланган» җырчы тамашачысына.

Концертка чакыру видеосын «шәп» дип бәяләгән сәхнәдәш дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100