Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Сәйфиевнең хатыны Ләйсән: «Балаларыбызны бик озак, газапланып, ялварып көттек»

Җырчы Илнар Сәйфиевнең тормыш иптәше Ләйсән косметика өлкәсендә үзенең яңа эшен башлап җибәргән.

news_top_970_100
Илнар Сәйфиевнең хатыны Ләйсән: «Балаларыбызны бик озак, газапланып, ялварып көттек»
Ләйсән Сәйфиеваның Инстаграм битеннән

Ләйсән һәм Илнар Сәйфиевләр балалары Ләйлә, Аяз һәм Айзиләне үстерәләр.

«Вакыты җиткәндер. Әйдәгез танышыйк?! Минем исемем Ләйсән, миңа 29 яшь. 10 ел элек яраткан ирем янына Татарстанның башкаласы — Казанга күчеп килдем. Озак еллар көтелгән, газапланып, ялварып сораган өч баламның әнисе мин.

Банкта эшләдем, үрләргә менү дә, егылулар да булды. Нәтиҗәдә, мин бу һөнәремнән бик ардым. Банк эшчеләре мине аңлар дип уйлыйм. Декрет ялына китү теләгем бик көчле иде. Тик бу мизгел өч ел буена килмәде…

Хастаханә юлларын таптаулар... Инде өметемне югалттым гына дигәндә, барысы да килеп чыкты. Мин йөкле, шатлык тулы күз яшьләре. Декрет ялына киткәндә банкка кире кайтмыйм дип сүз бирдем. Һәм менә үземә ошый торган, яраткан эшем белән шөгыльләнә башладым», — дип язган Ләйсән Сәйфиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100