Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Низамиев: «Дөрес чалбар кимәгәнсең, дип, комсомолга кабул итмәделәр»

Бүгенге әңгәмәдә сүз Кариев театры артисты Илнар Низамиевның тормыш юлы, иҗаты һәм педагоглык эшчәнлеге турында.

news_top_970_100
Илнар Низамиев: «Дөрес чалбар кимәгәнсең, дип, комсомолга кабул итмәделәр»
Фото: Михаил Захаров \ "Татар-информ" архивы

Журналистларга мөнәсәбәтегез?

Карашым бик җылы. Алар – безне тамашачыларга якынайтучылар. Гел-гел акны гына сөйләп йөрүче журналистларны, гомумән, кабул итмим.

Сезгә журналистлар тарафыннан игътибар бар, дип саныйм. Актерлар гаиләсе, хәзер инде династиясе булып әверелә башлагач та, сезнең турында хәйран яздылар. Журналистлар игътибарыннан читтә калган нәрсәләр бармы?

Бу язмышны мин үзем сайлап алдым. Шуннан башлыйк әле. Мин – авылда җәй көннәрендә яланаяк үскән бала. Авылны хәзер дә яратам, хөрмәт итәм. Мәрхүм шагыйрь абыебыз Фазыл Низамиев мине Казанга, мин теләгән уку йортына алып килде. Һәм инде мин театр бүлегенә барыйммы, әллә биюче булыйм микән, дип аптырап йөргән вакытта, остазыбыз Шамил Бариевка мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта театр бүлеге җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов иде.

Чынлап та, сезнең гәүдә, тышкы кыяфәт биючегә бик килешле.

Мин бу сәләтемне кайбер әсәрләрдә кулландым да инде. «Алмачуар», «Йосыф» спектакльләрендә, мәсәлән. Күп спектакльләрдә кулланасың инде, чөнки тамашачы хәрәкәтне ярата. Синең эчке һәм тышкы хәрәкәтең тәңгәл килгәндә, тамашачы аны җылы кабул итә. Кыскасы, мин театр бүлегендә укый башладым. Аннары бергә укыган Лилияне (авт. – Лилия Низамиева) очраттым, һәм тормыш кордык. Безне, берсүзсез, чыгарылыш курсыннан 5-6 кешене Чаллыга чакырдылар. Ул вакытта Лилия дә, мин дә Камал театрында азмы-күпме образлар иҗат итә идек, Лилия бигрәк тә. Без, ике дә уйламыйча, Чаллыга киттек һәм 3 ел иҗатта гөрләдек.

1990 елларда чыккан «Камал театры артистлары» дигән белешмәлектә сезнең исемнәр дә кергән. Бер карасаң, шундый биеклеккә ирешкән Камал театры сәхнәсеннән уйнау, анда калу мөмкинлеге булган, дигән сүз. Ә сез, үзегез ташлап, Чаллыга китеп барасыз. Бүгенге яшьләр ул театрга бер аяклары белән кереп бассалар, тешләре-тырнаклары белән ябышып торачаклар.

Һәрбер яшь-җилкәнчәк максималист була. Хәзер дә театрга килүчеләр – максималистлар. Без дә шундый идек. Мин Камал театрында массовкаларда гына катнаша идем, ә Лилия «Соңгы сәлам», «Кылый Кирам балдагы», «Карак» кебек спектакльләрдә төп рольләрдә уйнады. Чаллыдан килеп чакыргач, «театр», «Алтынбаев» дип аны-моны уйламыйча ыжгырып бардык һәм үкенмибез. Япь-яшь шәһәр. Чаллы театрының тамашачы белән 1 метр ара булган элеккеге түгәрәк сәхнәсен бик яраттык. Ул безгә бик зур мәктәп булды. Син тамашачы алдында берничек тә алдый алмыйсың. Син анда ихлас, чын күңелдән, йөрәгең белән уйнарга кирәк. Бер карасаң, массовкада уйнап йөргән Камал театрында әле ярый калмаганмын. Чаллы театры чын иҗат мәктәбе булды. Анда беренче балабыз – Искәндәр туды. Без аңа ул вакытта гөрләп барган «Йосыф» спектакленә карап, «Йосыф» дип исем кушарга теләгән идек, ләкин андый җаваплылык алмадык, «Искәндәр – җиңүче» булсын, дидек. Бала тугач, аны Казан белән ике арада йөртергә туры килде. Үзебез Казанда укыгач, әби дә – Лилиянең әнисе – Казанда булгач, кире кайтырга булдык. Мин – Тинчурин театрына, Лилия – яшьләр театрына урнашты. Тинчуринда 2 ел ярым эшләдем дә Кариев театрына күчендем.

Бу, әлбәттә, журналистларга өстән-өстән генә сөйли торган вакыйгалар. Ә минем төпкәрәк төшәсе, сезнең балачакны күзаллыйсы килә, чөнки сез туып-үскән авыл, аны халык телендә Бичер дип йөртәләр, ул бит бик кечкенә генә авыл. Кечкенә дә төш кенә. Бу авылдан кемнәр генә чыкмаган. Венера Ганиеваның нәсел тамырлары шушы авылдан. Сезнең арттан артист булып җитешкән ТРның атказанган артисты Харис Хөснетдинов шушы авылдан. Үзегезнең абыегыз шагыйрь булган, дидегез.

Без кечкенәдән горурланып үстек: бездән бер йорт өстә генә Венера Ганиеваның абыйсы, энесе, әтисе кайтып йөри торган йорт иде. Шулай ук сезнең коллегагыз, журналист Галәү Зыятдинов (авт. – Алик Зыятдинов) безнең авылдан. Без үскәндә кечкенә генә авыл булса да, кеше, балалар күп иде. Без үзебез – нәселдә исән калган 6 бала. Мин туганчы, салкын тиеп, олы апа үлеп киткән. Аннары бик шук Нәзир исемле абыемны машина бәрдереп киткән. Шулай итеп 6 бала үстек, мин – төпчеге. Безнең авыл бик борынгы. Тауда урнашкан. Ерактан йөзек кашы кебек күренеп тора. Тирә-юне матур. Бездә изгеләр зираты, анда борынгы ташлар бар. Изгеләр суына җәяү йөри идек. Мин тугач та, 3 айдан соң әти юл һәлакәтендә вафат булган. Мин әтине хәтерләмим. Әтигә тугрылык саклап, безне әни үстерде. Менә шул чишмәдәге салынган тиеннәрне «ятимнәр генә алырга тиеш» диләр иде.

Бу авылның үзенә күрә тәрбиясе булган.

Әйе, аның үз тәртипләре, законнары бар иде. Хәзер дә, авылны яратканга күрә, авыл халкы сорагач, Сабантуйлары бетмәсен дип, үзем инициатива күрсәтеп, 10 ел дәвамында бушка Сабантуй уздырам.

Һәм тирә-якта шактый танылган бәйрәмгә әверелә әлеге хәл.

Бичер Сабан туе була, дигәч, чынлап та, халык күп җыелып килә иде. Әле узган ел гына эшли алмадык. Шуннан соң мин авылдан җир алдым, иң матур җирендә, тау битендә йорт салдым. Саф һава сулап, тирә-юньне күзәтеп, ничәшәр ай буе без авылда ятабыз.

Сезнең бит театрыгызда эш бер генә көнгә дә туктап тормый. Ничек җитешәсез?

Көнендә дә кайтып киләбез. Лилия дә, Казан кызы булса да, авылны бик ярата. Кызыбыз, улларыбыз да ярдәмгә килә. Авылча булсын дип, йортны бүрәнәдән җиткердем, хәзер вак-төяк эшләр генә калып бара.

Шагыйрь абыегызны искә алдыгыз. Димәк, сәнгатькә тартылу нәселдән. Тагын кемнәр бар сезнең нәселдә? Кызыксынганыгыз бармы?

Әнидән генә сорашканым бар. Абый да эзләнеп йөрде, тик төпкә үк төшеп җитә алмаган. Әби-бабайлар исән вакытта бөтенесен сорашырга кирәк булгандыр, дип уйлыйм. Әти оста куллы булган. Без абый дип йөрткән аның энесе дә – оста куллы. Даны еракларга таралган иде. Үзебезнең авылдагы күперләрне, мәчетне ул салган. Йортны төзегәндә дә, күп нәрсәгә кеше кулын тидермәдем, үзем эшләдем. Казанда яши торган фатирда да сауналарга кадәр үзем эшләдем. Ни өчен дисәгез, чөнки мин аңа иҗат кебек карыйм. Театрда образ иҗат иткәч, авылга кайтып, төзелеш белән шөгыльләнәм. Әлбәттә, киңәшләшер кешеләрем бар. Төп йорттагы, күрше авылдагы абыйларым киңәшләрен бирәләр.

Димәк, сез тормыштан аерылган артист түгел. Яшерен-батырын түгел, безнең халыкта артистка мөнәсәбәт төрле. Күбесе артистларны кулыннан эш килмәүче кеше дип саный.

Авылда үскәнем белән горурланам. Тормышны яратырга кирәк. Кайберсе, күбрәк образ, роль булсын иде дип, сан артыннан куа. Мин дә, Лилия дә бервакытта да сан артыннан кумыйбыз. Без сыйфатны кайгыртабыз. Бер-ике булсын, ләкин тамашачы хәтерендә кала торган булсын. Без дә балаларга дөрес тәрбия бирергә тырышабыз. Мәсәлән, хәзер улыбыз да үзебез белән бергә театрда эшли. 3 яшеннән ул сәхнәдә, «Алмачуар» спектаклендә уйнаган иде. Аннары 9 яшендә «Нигез ташы»нда төп рольләрнең берсен уйнап, диплом алды. Театр бүлеген кызыл дипломга бетереп, армиядә хезмәт итеп кайтты. Династияне дәвам итүче буларак, театрга эшкә урнашты, хәзер кайтып кергәне юк. Шамил абый Бариев, Нәҗибә апа Ихсанова безне тәрбияләгәндә, «театрны яратырга кирәк» дип тәрбия кылдылар. Һәм ул дөрес тә. Хәзер үзебез дә театр көллиятендә шәкертләргә театрны яратырга өйрәтәбез. Кызганыч, хәзер күп театрларда, актер булсынмы, режиссермы, театрны түгел, ә театрга үзләрен яратып киләләр. Зур минус бу. Шаккатырам дип, бер көнлек спектакль куярга тотыналар. Театрны түгел, үзен кайгыртып, яратып эшләүче артистлар да бик күп. Кызганыч хәл. Без шәкертләргә дә шул хакта тукып торабыз.

Аннан соң тагын мондый мәсьәлә бар: авылдан чыккан иҗатчыларны якыннары, туганнары да җитди кабул итеп бетермәскә мөмкин.

Бер кеше дә бу турыда миңа төрттергәне булмады. Артист булмасам, биюче булыр идем. Башка һөнәр күз алдына килмәде. Мин кайвакыт аңлап бетерә алмыйм. Кайбер гаиләләрдә, үз балаларын шул һөнәрдән җибәрмәскә тырышалар. Лилия дә, мин дә, мәктәптә балалар белән шөгыльләнгәндә, берничә бала безнең юлдан китсен, дип тырышабыз. Үзебезнең балалар да театрда үстеләр, телибезме, теләмибезме – шушы һөнәргә тартылдылар. Олысы да, төпчеге дә. Көтеп алган кызыбыз Айсылу да театр көллиятенең музыка бүлегендә укый. Көне-төне фортепиано белән шөгыльләнә. Алар өчесе дә музыка белеме алдылар. Артист булмаса да, шәкертләр белән эшләгәндә ярдәм итә. Мәсәлән, театр училищесының 3 нче курс студентлары белән өйрәнчек театрда Гаяз Исхакыйның «Көз» спектаклен куйдык. Айсылу анда фортепианода уйный.

Студентлар уйнаган спектакльләр үзенчәлекле килеп чыга. Алар сәхнәнең тәмен күбрәк белә сыман.

Бу – авыр хезмәт. Аларның һәрберсеннән шәхес тәрбияләү җиңел түгел. Шамил абыйга, Нәҗибә апага, Ренат абыйга безнең белән эшләгәндә ничек авыр булганын күз алдына китерәсең. Студентларга, театрны яратудан тыш, бу һөнәргә хыянәт итмәскә, тугры булып калырга да өйрәтәбез. Сер түгел, хезмәт хакы да чамалы гына. Шуңа күрә яратсаң гына эшли аласың.

Ул һәрбер профессиядә дә шулайдыр инде. Журналистмы син, артистмы... Сез «шәхес» дигән сүзне кулландыгыз. Бик зур сүз бит бу. Кем ул бүген шәхес?

Актер һөнәренә килгәндә, театрны яратып, тугры булып, аңа хезмәт итүче кеше. Хәзер театрыбыз бик матур урында, үзәктә. Бөтен театрга да тәтеми андый урын. Без аны бик озак көттек. Безгә кадәр күпме коллегаларыбыз театрның бинасы булмыйча азапланган, аннары Гладилов урамындагы бинада салкын тидереп эшләдек. Үзәктәге бинага шатланганны белсәң! Хәзер уңайлы шартлар, рәхәтләнеп иҗат ит! Шул елларга, төрле авырлыкларга карамыйча, театрга тугры булып калган кеше «шәхес» дип атала.

Артистларның төрлесе бар. «ТЗ», ягъни техник бирем үтәүчеләре дә юк түгел. Ә бар тагын сәхнәдә үз сүзе булган актерлар. Моңа ничек ирешергә?

Аның өчен йөрәгең белән уйнау, йөрәгең белән яшәү кирәк. Кайвакыт нык эзләнәләр. Ә бит безнең үзебезнең менә дигән тарихи әсәрләребез күпме. Аларны торгызып, театрларыбызда күрсәтергә кирәк. Ул – театрның да бурычы. Яшьләрне театрга тугры итеп тәрбияләргә кирәк. Элек спектакльләрне чыгаргач, 10ар ел уйный идек. Әйтик, «Алмачуар»ны 6-7 елдан соң гына телевидение төшерде, аннары тагын күпме уйналды әле.

Марсель Сәлиимҗановның шәхес ясау концепциясе булган. Әйтик, ул тәрбияләп чыгарган буын актерлар: «Без «Казан утлары» журналының һәрбер санын укып бара идек», – диләр. Сез яшьләрдән шуны таләп итә аласызмы?

Хәзер сиңа да, миңа да бер сорау бирсәләр, куллар шундук телефонга үрелә. Замана шундый. Әмма мәктәптә, училищеда булсын, без яшьләргә Гаяз Исхакый, Туфан Миңнуллин, хәтта чит ил классикларын укытабыз. Укымыйча булдыра алмыйлар, чөнки сәхнәгә кую өчен әсәр сайларга кирәк. Әйткәнемчә, Марсель Сәлимҗановлар дөньяга бер килә. Ул үз эшенең остасы булган. Аның «щепкинчылары» булган, дияргә мөмкиннәр. Ләкин үзенең башында булмаса, «щепкинчылар» белән генә әллә кая барып булмый. Марсель Сәлимҗанов беркайчан да тамашачыны гаепләмәде. Ул артистларны да тәрбияли белгән, йөзек кашы кебек спектакльләр дә чыгарган. Менә шуңа омтылырга кирәк. Үзеңне яратып түгел, театрны яратырга, патриот булырга кирәк. Элек цензура бар иде. Хәзер бетте. Бу – бик куркыныч әйбер. Алынасы әсәр «Нәрсә өчен куела?», «Кем өчен куела?», «Ни өчен куела?» сорауларына җавап бирергә тиеш.

Цензура бетсә дә, ул һәрберебезнең күңелендә. Хәзер без чамалап авыз ачарга үзебез өйрәнеп беттек бит инде.

Анысы да бар. Мин, мәсәлән, Равил абый Шәрәфиевне хөрмәт итәм. Ул – минем кумирым да, киңәш сорар кешем дә. Ул безнең беренче куелган «Йосыф»ны да бик җылы кабул итте. Ул уйнаган рольләрне бик яратып башкара идем. «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»да Әбүзәрне уйнаган идем, хәзер театрда бармый инде. Ул аны да җылы кабул итте.

Шуңа игътибар иттем әле, нинди генә сорау бирсәм дә, сез гаиләгез, хатыныгыз Лилия Низамиева, улыгыз Искәндәр турында сөйли башлыйсыз. Артистлар гаиләсе гади генә гаилә түгел ул, чөнки артистның эше театрда калмый. Гаиләдә сөйләшүләр барышында иҗат процессы дәвам итә. Кайберәүләр, киресенчә, без гаиләдә эш турында сөйләшмибез, диләр. Сездә ничек?

Безнең театрда да, өйгә кайткач та, юлда да, авылда да «театр». Үзебез сайлап алган язмыш бит, нишләтәсең. Лилия белән театр турында сөйләшмәсәк, шәкертләр турында сөйләшәбез. Бу – бер яктан начардыр да, бәлки. Театрдан аерылып тору өчен, мин, авылга кайтып, я сарай, я мунча эшли башлыйм. Ләкин аны эшләгәндә дә минем башта – театр. Сөенеп куябыз, улыбыз да тугры булып, театр дип яши. Төпчеге дә, хәзер аңа 16 яшь, ул да театрда үсте. Россия, Татарстан киноларында төште. Аның да махсус карашы бар. Үз фикерен әйтә, курыкмый.

Элек совет елларында театр халыкны тәрбияләүнең бер чарасы булган. Ә бүген шушы инструмент эшлиме?

Эшләү өчен гаилә кирәк, дәүләт тарафыннан да игътибар кирәк. Татар теле турында сүз чыкканда, йөрәк яна. Мин һәрвакыт, театрларыбызда үзебезнең милли әсәрләребез куелсын, дип искәртеп торам.

Милли тәрбия дигәннән, бүгенгә сезнең борчылыр сәбәбегез юк, дип саныйм, чөнки барлык балаларыгыз да саф татарча матур итеп сөйләшәләр. Нигә балаларыгыз татарча сөйләшми, дисәң, көне-төне театрда эшләгән ата-ананың моңа вакыты калмый, дигән аклануларны ишетергә туры килә. Сез үзегез моңа ничек ирештегез?

Анысы да тәрбия. Әни, без үскәндә, хәләл ризыклар гына кертергә тырыша иде. Советлар заманы иде бит. Минем үземне дә, дөрес чалбар кимәгәнсең дип, комсомолга кабул итмәделәр. Шамил абый Бариевка рәхмәтле. Ул безгә телебезгә тугры булырга өйрәтте. Балаларны үстергәндә дә моны искә алдык. Бервакыт балалар русча сөйләшә башладылар. Мәктәптә бит русча укыйлар. Мин өйдә моны катгый тыйдым. Миңа сорау бирә башласалар, «аңламыйм» дия идем. Кечкенә вакытта моны өйдә контрольгә алырга кирәк.

Элек чоры шундый иде бит, татар театрында эшлисе килгән кеше барыбер татарча өйрәнә иде. Бүген хөрлек заманы. Мәктәптәге татар теле, әдәбияты дәресләренең саны да елдан-ел кими. Сез җыйган курстагы шәкертләрдә бу вакыйгалар эзен калдырганмы?

Без укырга кергәндә, кешеләр автобус-троллейбусларда татарча сөйләшергә куркалар иде. Ә хәзер андый заман бетте. Шәкертләргә килгәндә, елдан-ел төрлечә киләләр. Татар телен белмәүчеләр сирәк. Дәүләткә генә сылтарга кирәкми. Иң беренче чиратта гаиләдән тора. Гаиләдә җаваплылыкны үз өсләреннән төшермиләр икән, бала татар телен беләчәк һәм өйрәнәчәк.

Татар театры артистының миссиясе нәрсә?

Шамил абый, театрга хыянәт итмәгез, дип тәрбияләде. Безнең дә төрле заманнар булды. Гаилә зур булгач, мин 1 елдан артык театрдан китеп тордым, ләкин кире әйләнеп кайттым. Бер чир кереп утыргач, аннан китү авыр. Мисалга, Шәүкәт абый Биктимеровны китерәм, Нәҗибә апаны, Равил абый Шәрәфиевне. Алар – шушы миссияне 100%ка үтәүчеләр. Үзебез дә мәктәп укучыларына алар турында күп сөйлибез. Алар истә калдырып, иҗатларын дәвам итсәләр, миссия үтәлер. Әгәр дә профессиягә тугры калып, образларыңны иҗат итеп халыкның күңелен яулап аласың икән, миссия үтәлгән, дип санала.

Бу көннәрдә 50 яшьлек күркәм юбилеегызны билгеләп үтәсез. Юбилей кичәсенә әзерлек ничек бара?

Юбилей ел буе дәвам итә. Тапшыруларга чакыралар, журналистлар белән төрле әңгәмәләр корабыз. Бик матур күренеш, әлбәттә. Юбилей сезоны бара. Театрның эше тыгыз. Җитәкчелек шулай хәл итте: төп юбилей көз көне, сезон ачылышына премьера белән билгеләп үтеләчәк. Бик көтеп алабыз. Үземнең яраткан әсәрләремнең берсе куела – Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малайлары». Көзгә шушы әсәр сәхнәгә менәр дип өметләнәбез. Казанда яшәүчеләрнең 90%ы авылдан чыккан. Авылдагы нигезне, телеңне, динеңне, гаиләңне, тәрбияне онытмаска кирәк. Әлеге әсәр бу сорауларга җавап бирә. Көтәбез. Тамашачыларга бик рәхмәтлемен, хөрмәт итәләр. Котлап язалар. Спектакльләрдәге, сериаллардагы рольләрне күреп, рәхмәт әйтеп язучылар күп. Аларның мәхәббәте миңа мөһимрәк. Шуның белән бик бәхетле без. Театрга гаиләбез белән тугры хезмәт итәбез. Тамашачы шуны күреп, ярата икән – шуннан да зур бәхет юк.

Сезнең яшьтәге артистларны гадәттә, урта буынга кертәбез. Ә менә яшьләр театрыннан килгәч, сезне алай дип әйтергә тел әйләнми. Җитәкчелекнең, яшьләрнең, коллегаларыгызның сезгә карата мөнәсәбәтендә үзгәрешләр сизәсезме?

Яшь тамашачы театры булгач, гел яшь булып каласы килә. Чаллыда эшләгәндә өлкән буын артистларга карап, алардан үрнәк ала, хөрмәт итә идек. Чаллы театрыннан Гөлүсә апа һәм Символ абый Гайнетдиновлар, Инсаф абый – алар барысы да истә, еш искә алам. Хәзер яшьләр театрында эшлибез инде. Үзебезне аларга үрнәк кебек күрәбез. Ни дәрәҗәдә – белмим. Әмма акыл белән эш иткән кеше үрнәк итеп күрергә тиеш. Анысы да гаиләдән килә. Безнең театрда, хәтта Лилия укыткан шәкертләр арасында да төрлесе бар. Хөрмәт итә торганнары да, хөрмәт итми торганнары да. Әмма театрга күпме гомеребезне биргән кеше буларак, безне һәм бездән өлкәнрәкләрне дә яшьләр хөрмәт итәргә тиеш. Без театрны саклап калганбыз икән, хәзер яшьләрнең чираты. «Илнар абый» дип эндәшәләр. Мин шуңа канәгать. Мәктәп балалары, шәкертләр белән эшләгәндә, яшь барганлыгы үзен сиздерә.

Уйныйсы килгән ролегез бармы?

Уйныйсы, тудырасы килгән образларым бик күп. Әмма мин сан артыннан кумавым белән бәхетле. Бер булсын – берәгәйле булсын. Образны иҗат итү бер көн белән генә бетми. Артист өстендә җаваплылык зур. Хыялымда йөрткән образлар бик күп. Монда сөйләп торуның мәгънәсе юк. Иҗат итәсе килә, тукталырга ярамый. Театр көллияте шәкертләре янына килеп, алар белән илһамланып бергә иҗат итәсең. Булса, шөкер итәсең. Чакырмасалар – башка иҗат белән шөгыльләнәм: төзим, нидер эшлим, кыскасы, төшенкелеккә бирелмим.

  • Илнар Җиһангир улы Низамиев – Татарстанның атказанган артисты, 2003 елдан Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. Соңгы уйнаган рольләреннән: Әбүбәкер – «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла, 2015); Габдулла Кариев – «Артист» (Р.Зәйдулла, 2016); Король – «Мио, минем Мио!» (А.Линдгрен, Н.Кәримова тәрҗ.); Ягъкуб – «Йосыф» (Кол Гали поэмасы мотивлары буенча, 2022); Эльф Шмицель – «Җырлап яшик!» (Р.Латыйпов); Ассольның әтисе – «Ал җилкәннәр»; Абдулла Али – «Умырзая» (Р.Харис).
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100