news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илнар Мирановның остазы кисәтте: "Комментарийларны чамалап языгыз"

Инстачылар Илнар Мирановны "Евровидение"га җибәрергә дә тәкъдим иткән.

news_top
Илнар Мирановның остазы кисәтте: "Комментарийларны чамалап языгыз"

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Винера Ганиева инстаграмдагы сәхифәсендә видео куйды. Кадрларда Илнар Мирановның инглиз телендә җырлавы күренә. 

«Илнар Миранов - инглиз, рус, татар телендә җырлап, профессиональлеген һәрвакыт дәлилли! Комментарийларны чамалап языгыз», — дип яза Илнарның остазы булган Винера Ганиева.

Инстачылар җырны ошаткан булса кирәк. «Матур, искиткеч», дип язалар. «Искиткеч тавыш. Бик ямьле, йомшак җырлый, булдыра. Иҗат эшләре гөрләп барсын. Зур уңышлар телибез», диләр. Илнарны «Евровидение»га җибәрергә дә тәкъдим иткәннәр.

Винера Ганиева үзе дә инстачыларга  җавап язган. «Рәхмәт. Алар миндә күп, мактауга лаеклар», дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар