Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар Миранов: «Мин үзем дә үзенчәлекле кеше һәм минем җырлавым да үзенчәлекле»

Татарстанның атказанган артисты Илнар Миранов Казанда беренче зур сольный концертын уздырды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Фирүзә Гыйниятова аның концертыннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Илнар Миранов: «Мин үзем дә үзенчәлекле кеше һәм минем җырлавым да үзенчәлекле»
Салават Камалетдинов фотосы / "Татар-информ" архивы

Илнар Миранов – эстраданың яшь йолдызы, «Үзгәреш җиле» фестиваленең катнашучысы, Татарстанның атказанган артисты. Яшь булуына карамастан, Илнар күп кенә премияләр лауреаты.

  • Җырчы Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Бик-Карамалы авылында туа. 9 сыйныфны тәмамлагач, Илнар Уфа училищесына баянчы булырга укырга керә. Аңа кадәр ул хореография белән шөгыльләнә һәм тормышын нәкъ менә бию белән бәйләргә тели. Ике ел баянда уйнарга өйрәнгәч, Илнарның җырлаганын вокал укытучысы ишетеп ала һәм үзенең укучысы булырга чакыра. Күп тә үтми, Илнар Казанга күченеп килә. Моның сәбәбе – «Татар моңы» конкурсында катнашуы. Укуын дәвам итү өчен, Илнар Казан мәдәният институтына керә һәм анда халык артисты, профессор Винера Ганиеваның шәкерте була.
  • Иҗаты чәчәк атып кына килсә дә, Илнар инде Үзбәкстанда, АКШта үзенең сольный концертларын үткәрергә өлгерә.

Казандагы беренче сольный концерты 25 май көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачагын остазым җибәргән афишадан белдем. Концертка журналист буларак барырга «әмер» алгач, Интернет киңлекләрендә Илнар турында мәгълүмат эзләдем. Үзе яшь булса да, башка җырчылар кебек үк актив алып бармый икән социаль челтәрен. Моңа кадәр Илнар Миранов турында бөтенләй белми идем, әмма җырларын тыңлап карагач, кайдадыр ишеткәнем бар икәнен аңладым. Шундый челтерәп аккан чишмәдәй моң иясенең иҗаты белән нигә якыннан таныш булмавыма аптырап калдым.

«Х көне» килеп җиткәч, җитди кыяфәт белән, Ершова урамындагы мәдәният йортына юнәлдем. Анда кеше җыела башлаган иде инде. Мине Гөлназ Бәдретдин каршы алды да үзе белән администратор янына ияртте. Мине «Татар-информ» журналисты» дип таныштыруыннан эреп үк киттем. Кулыма чакыру билетын тоттырдылар – залга юнәлдем. Кызганыч, миңа ераграк – иң соңгы рәт алдындагы – 20 рәттәге урын гына эләкте. Шуңа да карамастан, шатланып кереп утырдым да түземсезлек белән концерт башлануын көтә башладым.

Як-ягыма каранам – тамашачы күп, соңгы рәтләрдә генә кеше аз иде. Арада яшь кызлар да, ирләрен ияртеп килгән урта яшьтәге хатын-кызлар, әбиләр дә бар. Чәчәк бәйләме күтәреп килүчеләр дә шактый иде. Шунысына игътибар иттем – күбесе роза чәчкәләре бүләк итәргә җыена иде яраткан артистларына.

Концерт артистның тамашачыларга «мәхәббәт белдерүеннән» башланып китте. Сәхнә буш, сәхнә алдан яздырылган аудиоязмада Илнар музыкага, тамашачыларына булган җылы хисләрен белдерде.

Сәхнә караңгыланды, Илнарның шәүләсен күрүгә үк, зал сызгыра, алкышлый башлады. Яшь җырчы тәүге зур концертын «Кар сулары» җыры белән башлап җибәрде. Җырын тәмамлагач, шунда ук рус теленә күчеп, «Спасибо, рад вас всех видеть…» дип сүзен дәвам итте. Концертны кызыклырак итү теләге беләндер инде, «чуть-чуть неудачные шутки» да кыстырып җибәрүне кирәк санады: «Дулкынланам, егылсам – тотып калырсыз», дип шаяртты егет. Миңа бу бик үк кызык булмады, егеткә нидер булган ахры дип, җырчының сәламәтлеге өчен борчыла башлаган идем – алдагы рәтләрнең шырык-шырык көлүләре ишетелде. Кемгә нәрсә кызык инде!

Илнар чираттагы «Әнием» җырын Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова белән җырлады, бу җырны әнисенә багышлавын әйтте. Аннары тагын берничә җыр башкарды. Аннары Илнарыбыз сәхнә артына кереп юк булды, оркестр уйнавын дәвам итте. Мин, оркестр берәр «текә» номер күрсәтәчәк ахры, дип уйлаган идем, ә бу бары Илнарның киемен алыштырган вакытында зал тынлыкта утырмасын өчен генә булып чыкты.

Илнарның сәхнә киемнәре турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Алар шулкадәр үзенчәлекле, ялтыр-йолтыр килеп торалар, аларны видеога төшергәндә битенә фокус ясавы да авыр хәтта. Илнар үзе дә интроверт икәнен әйтә, шуңа күрәдер инде, хәтта телефон да аның йөзен «күрми». Ә үзе искиткеч тавыш иясе.

Аннары Илнар Алла Пугачева иҗатын яратуын әйтте, аның репертуарыннан берничә җыр башкарып үтте. Аның җырын башкарыр алдыннан кулына ялтыравык перчатка киде. Татар эстрадасында перчатка киеп җырлаучы хатын-кызларны күргәнем бар, әмма ир-атларны юк иде әле.

Бу концертка килгән тамашачыга Илнар Мирановның «Соңгы тапкыр» җырын беренчеләрдән булып ишетү бәхете эләкте. Шулай ук җырчы үзенең мәктәп елларында язылган тирән мәгънәле «Балачак» җыры белән дә залны таң калдырды.

Илнар үзенең җырларга гына түгел, ә башкаларга җырлау мөмкинлеге бирергә яратуын да әйтте. Иң талантлы укучысы дип сәхнәгә Амелия Феофанованы чакырды һәм аның белән бергә «Син сазыңны уйнадың» җырын җырлады. Укытучысы кебек үк моңлы сандугач булып чыкты Амелия.

Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева укучысын беренче концерты белән котлады, аннары алар «Ике йолдыз» җырын дуэт итеп башкарды. Венера ханым сәхнәгә чыкканда да, сәхнәдән кереп киткәндә дә, зал ду килде. Концерт буена иң кайнар алкышлар аңа булды кебек тоелды миңа.

Концертта Илнарның иң беренче әйткән татар сүзләре: «Рәхмәт! Бик зур рәхмәт!» – булды. Моны ишеткәч, якын-тирәмдәге әбиләрнең күңелләре күтәрелеп китте, үзем дә елмаеп куйдым.

Концерт бик үзенчәлекле булды: җырчы татар, рус, инглиз телләрендә җырлады. Зал һәр чыгышны җылы кабул итте, Илнарны алкышларга күмде. Залда бик рәхәт мохит иде, телефоннарын чыгарып Илнарның һәр чыгышын төшереп утыручылар да, аңарга ияреп җырлаучылар да, кызу-кызу биеп утыручылар да бар иде. Иң кызык мизгел концертның азагында булды – концерт тәмамланып, пәрдә ябылгач, Илнар «Ура!» дип кычкырып җибәрмәсенме! Залдан этенә-төртенә чыгып баручы апаларга шул җитә калды: «Кара-кара, «Ура!» дип кычкыра», – дия-дия, шатланып, көлешә башладылар.

Концерт бетүгә, Илнарның администраторы янына чапмакчы идем, әмма ишеккә кадәр тезелгән «бөкегә» юлыктым. Ниһаять, залдан чыгып, администратор урынына килдем – ә ул анда юк! Илнар белән интервью булмый кала, дип борчыла башлаган идем инде, ярый әле көләч йөзле Гөлназ апа ярдәм итте, администраторга шалтыратып, минем белән сәхнә артына барды. Анда Илнар төркеме белән фотога төшә иде. Бераз сабыр гына көтеп торгач, интервьюга рөхсәт сорадык. Аннан соң мин, бик зур тәҗрибәле журналист кыяфәте ясап, Илнарга сораулар бирдем. Концерт алдыннан Гөлназ апа аны «гади, әмма аз сүзле, бәлки, концерттан соң ачылып китәр» дигән иде. Бик ачык, гади булып чыкты Илнар. Әмма якын ук килгәч, бераз югалып та калдым. Илнар бик үзенчәлекле киемнәрдән һәм бик үзенчәлекле стильдә иде. Татар сәхнәсендә аның кебек киенгән җырчы ир-атлар юк дисәм, ялгышмам.

Илнар, син ничә яшьтә җырлый башладың?

Мин 6-7-8 яшьләр тирәсендә җырлый башладым.

Сезнең турында интернетта мәгълүмат бик аз. Нигә шулай?

Менә бу – минем беренче зур концертым, бәлки, шуңадыр. Мин башта операда җырладым, аннан соң үземне эстрадага багышладым. Чит телдә җырлау юнәлеше буенча күп укыдым, үземне эзләдем. Моңа кадәр мин үземне таба алмадым, ә хәзер таптым: сәхнәдә яраткан эшем белән шөгыльләнәм.

Ә кайсы җырыгызны иң иң популяр дип уйлыйсыз?

Иң популяр җырым минем… Белмим, алар бик күп.

Димәк, барысын да яраталар?

Әйе, барысын да яраталар. Кемгә ничек ошый. Менә мин бүген чит телдә дә җырладым, татарча да, русча да. Кемгә ничек инде.

Тамашачылар һәр җырыгызны бик җылы кабул иттеләр. Сезнең продюсерыгыз бармы?

Юк, минем продюсерым юк.

Ә нигә юк?

Кирәге юк. Продюсерлар үзләренчә булуны телиләр, ә мин иҗатта башкаларга буйсынмыйм.

Сәхнәдә сез үз-үзегезгә хуҗа...

Әйе!

Илнар, сез дәүләт дәрәҗәсендәге концертларда сирәгрәк күренә башлагансыз икән… Элек сезне андый концертларга ешрак чакырганнар, дип әйттеләр.

Белмим, анысын белмим....

Сез үзегезнең милләт алдындагы төп миссиягезне нидә күрәсез?

– Минем төп миссиям – сәхнәдә җырларымны үземчә җиткерү. Бүген мине тамашачыларым аңлаганына мин бик шатмын. Мин үзем дә үзенчәлекле кеше һәм минем җырлавым да үзенчәлекле.

Сез – «Үзгәреш җиле» проектының катнашучысы. Соңгы тапкыр нинди җыр башкардыгыз?

Үткән елны мин бүген Зәйнәп Фәрхетдинова белән башкарган «Әнием» җырын башкардым.

Халык ничек кабул итте?

Әйбәт, җылы кабул итте.

Илнар, сезнең татар эстрадасындагы иң яраткан җырчыгыз кем?

Винера Ганиева (көлә).

Рәхмәт сезгә. Иҗатыгызда зур уңышлар телим!

Илнардан аерыласым да килмәгән иде хәтта, сөйкемле сөяге бар үзенең. Тик Винера ханым Илнарны үз янына чакыра иде, тизрәк йомгак ясап, Илнарга рәхмәтләремне әйтеп, киттем сәхнәдән. Илнар да, елмаеп: «Рәхмәт сезгә!» – дип калды.

Илнар Мирановның концерты тамашачыларга охшавын әле концерт залыннан чыгып бетмәгән тамашачыларның балкыган күзләреннән дә күреп була иде. Урамга чыккач та халык арасында «Шәп булды. Булдыра!» дигән сүзләрне ишеттем.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 май 2024
    Исемсез
    Язманың изюминкасын тапмадым..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100