Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнар хәзрәт мишәргә өйләнүчеләр турында шаярта: «Син үлмәгәнсең, әмма инде җәннәттә»

«Туган авылым» мәчете имамы мишәргә өйләнгән татарлар турында мәзәк сөйли.

news_top_970_100
Илнар хәзрәт мишәргә өйләнүчеләр турында шаярта: «Син үлмәгәнсең, әмма инде җәннәттә»
Салават Камалетдинов

«Туган авылым» мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин мишәргә өйләнгән татарлар турында шаярткан. Бу видео фейсбуктагы «Татар җыры, музыкасы» төркемендә урнаштырылган.

«Хатының әйбәт булса, беркем белән дә сугышасың юк. Син тыныч, әлхәмделиллаһ, бар да яхшы. Тренировакаң юк.

Шуңа күрә көчсез мишәрләр татар кызына өйләнә.

Көчле мишәрләр мишәр кызларын ала.

Ә мишәр кызларын алган татарлар тормышта ук әүлия. Син әле үлмәгәнсең, әмма инде җәннәттә. Аларның исемнәре инде җәннәткә керәчәк кешеләр исемлегенә язылган. Чөнки үзеңнең корбан иткән өчен иң зур бүләк каралган. Әгәр ул мишәр кызын алган икән, димәк, ниндидер башка бер татар егетен саклап калган.

Шул уңайдан бер мәзәк бар. Ахырзаман көнне һәркем чиратын көтеп тора.

Берәүдән сорыйлар:

Өйләнгәнме?

Әйе.

Хатының кем?

Мишәр.

Алайса, син оҗмахка. Чөнки мишәр кызы белән яшәгән кеше барысын да үз өстендә кичергән, тәмугны кичкән санала.

Чиратта тагын бер татар.

Өйләнгәнме?

Әйе.

Хатының кем?

Мишәр. Минем ике хатыным бар иде, икесе дә мишәр! Минем җәннәтнең тагын да югарырак дәрәҗәсенә хакым бар! — ди бу.

Юк, сиңа тәмугка, — диләр.

Ничек инде! Минем ике хатыным, икесе дә мишәр! Күпме кичердем!

Ике мишәрдән соң тәмуг та җәннәт булып тоелачак! — диләр аңа.

«Мин моның дөресме-юкмы икәнен әйтә алмыйм, — ди Илнар хәзрәт. — Чөнки минем хатыным мишәр түгел. Ә кемнең хатыны мишәр, алар зарланмый. Чөнки хатыннары зарланырга кушмый».

Хәзрәтнең бу чыгышын «тузга язмаган әйбер сөйли хәзрәт башы белән» дип гаепләүчеләр булса да, күпләр шаярту итеп кабул иткән. Шул исәптән, үзләре мишәр булганнар да моның бары тик шаярту гына булганын әйтеп, «шаяртуга да үпкәләмәгез» дип язган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100