Уфада яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Илнар Гыйльманшин дусларына шатлыклы хәбәрен җиткергән. Җырчы шәһәрнең яңа микрорайоныннан фатир сатып алган.
«Яркий», каршы ал безне. Аллаһка шөкер, яхшы хәбәрләр, дуслар. Икенче фатирыбызны алдык. Матур. Яңа микрорайонда. Исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын. Киләккә ышанычлы карап, алга барабыз», – дигән ул.
Әлеге районда торучы дуслары, яшәр өчен дөрес урын сайлавы турында әйтеп, Илнарның кәефен күтәргәннәр.