Илнар Гарифуллин: «Татарларны башкортлаштыру сәясәте тел белән генә чикләнми»
Тарихчы Илнар Гарифуллин Башкортстан татарлары, милләттәшләрне башкортлаштыру сәясәте турындагы фикерләре белән уртаклаша.
Күптән түгел «Интертат»та тарихчы Илнар Гарифуллин белән яшьләрдә үҗәтлек, милли хисләр тәрбияләү турында интервью чыкты. Аның Башкортстан татарлары, милләттәшләрне башкортлаштыру сәясәте турындагы фикерләрен аерым язарга булдык. Илнар Гарифуллин Башкортстанда туып үскән кеше булгач, күрше республикадагы вәзгыятьне яхшы аңлый һәм аның фикерләре укучыларга кызыклы булырга мөмкин.
Җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру процессы көчле барды. Хәзер вәзгыять ничегрәк?
Анда хәзер дә бу процесс бара. Бу проблеманың халык санын алу кампаниясеннән соң да бетмәячәге турында мин матбугатта да, телевидениедә дә һәрвакыт әйтеп килдем.
Башкорт корылтае башкорт халкының үсеш стратегиясен дәүләт программасы буларак кабул итте. Татар халкының стратегиясе эссе форматында гына язылган, шуңа күрә башкортларныкы безнекенә караганда ике башка өстенрәк. Хәзер алар стратегия нигезендә алга бара. Анда татарларны башкортлаштыру сәясәте, татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип тану һәм аны үстерү кергән. Алар төньяк-көнбатыш диалекты буенча дәреслекләр әзерләп, Россия Фәннәр академиясенең Телләрне өйрәнү институтына экспертизага җибәргән. Киләчәктә Башкортстан бу телне рәсми рәвештә теркәп, мәктәпләргә кертергә җыена. Бу эш тормышка ашырылса, без Башкортстан мәктәпләрендә татар телен тулаем югалтачакбыз. Әлегә авыл мәктәпләрендә татар теле укытыла.
Бүгенге көндә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Башкортстан мәктәпләре буенча вәзгыятьне яхшы белүче бер аспирант белән хезмәттәшлек итә. Аның мәгълүматы буенча, татар районнары үзәкләрендәге мәктәпләрдә башкорт теле укытыла, ә татар теленә урын калмаган диярлек. Татар теле әлегә кечкенә авылларда гына саклана. Диалектны рәсмиләштерү процессы шулай барса, татар теле авылларда да бетәчәк. Аның урынына башкорт теленең диалектын кертәчәкләр.
Татарларны башкортлаштыру сәясәте тел белән генә чикләнми. Узган елның декабрендә татар активистларына басым булып алды. Мәсәлән, Илдар Габдрафиковны эшеннән куарга тырыштылар. Башкортлаштыру процессы хәзер дә бара. Массакүләм мәгълүмат чараларында без аны күрмибез генә.
Чын башкорт районнарына, башкорт оешмаларына дәүләт акчалата бик күп ярдәм итә, ә татар районнарына бернинди игътибар юк. Чиста башкорт төбәкләрендә кечкенә авылларга да асфальт салынган. Бөрҗән, Әбҗәлил, Баймак кебек башкорт районнарына бер игътибар итеп карагыз әле. Татар районнарында асфальт зур авылларның үзәк урамнарына гына асфальт кергән, ә кечерәк авылларга бөтенләй салмаска тырышалар.
Күптән түгел Башкортстан башлыгы иҗтимагый оешмаларга грант таратты. Салават Хәмидуллинның татарларны башкортлаштыру сәясәтен алып баручы «Шәҗәрә» үзәгенә өч миллион сум биргәннәр. Икенче мисал: республика башлыгының дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен 2022 елда 48 млн сум грант бирде. Татар теленә грант фондының 1 млн сумы гына, ягъни ике проценты тиде. Татарлар Башкортстанда сан буенча 30 процентны тәшкил итә. Алдагы елларда да шундый ук хәл иде. Шул ук вакытта бу грантлардан берничә миллион сум Урал төбәкләрендә татарны башкортлаштыру проектларына да бирелде.
Башкортстанда 2011 елдан бирле «Аек авыл» дигән бәйге үткәрелә. Җиңүчеләр авылның үсеше өчен 3-4 млн сум акча ала. Аңа юлны төзекләндерергә, парк ясарга һәм башка файдалы эшләр эшләргә мөмкин. Башка елларда ул грант хисабына оештырыла иде, ә быел Радий Хәбиров аңа аерым акча бирде. Мин бу бәйгене гел күзәтеп барам. Ел саен анда башкорт авылларын гына җиңдерәләр. Татар авылларына бик сирәк кенә өченче урын эләгеп куя. Быел беренче тапкыр Тәтешле районы үзәгенә беренче урын бирделәр. Мин аны ни өчен биргәннәрен беләм. Бүген Тәтешле һәм Илеш районнарында татарларны башкортлаштыру сәясәте аеруча көчле бара.
Башкорт корылтае протекция буенча башкорт авылларына грант тарата, ләкин аларда бернинди социаль-икътисадый үсеш юк. Башкорт районнарына элек-электән финанс ярдәме күп булды инде. Мортаза Рәхимов та акчаны бик күп тыкты. Рөстәм Хәмитов Урал аръягын үстерү буенча махсус программа эшләтеп, дөнья акча тыкты, ләкин аның нәтиҗәсе генә булмады. Радий Хәбиров та бу программаны дәвам итәргә вәгъдә бирде. Ялгышмасам, алдагы берничә ел эчендә ул зонага 200 млрд сумга якын акча каралган.
Узган ел Азнакай белән Бакалы арасында күпер салу мәсьәләсе күтәрелгән иде. Татарстан аның ярты бәясен капларга әзер икәнен белдерде, ләкин Башкортстан хакимияте риза булмады. Башкортстан хакимияте татар районнары арасында икътисади бәйләнешнең үсүе милли бәйләнешкә йогынты ясавыннан курыкты.
Башкортстандагы татар оешмасы, гади генә фольклор ансамбле булса да, Татарстан белән берәр эш алып бара икән, аңа администрациядә бик начар карый башлыйлар. Татарстан белән турыдан-туры элемтәдә торган кеше Башкортстанда «кара исемлеккә» эләгә. Бүздәк районындагы бер танышым гомере буе татар мәдәниятен үстерүгә зур көч куйды, бик күп мәдәни чаралар үткәрде. Лаеклы ялга чыгар вакыты җиткәч, аңа бернинди грамотага да өмет итмәскә кушканнар. Без бу апага татар оешмалары аркылы Татарстанның берәр дәүләт бүләген сорап карарга булдык.
Чынлыкта ике республика арасында бернинди дә проблема юк. Проблема – Башкортстанда татарларны кысрыклауда. Без андагы татарларның статусын күтәрмәсәк, ике республика арасындагы хезмәттәшлек бер тиенгә дә тормаячак.
Татарстан югары уку йортларында бик күп Башкортстан студентлары укый. Алар белән бик тыгыз эш алып барырга кирәк. Аларның күбесе Татарстанда кала дисәләр дә, минемчә, яртысыннан күбесе туган якларына кайта. Биш ел эчендә без студентлар белән элемтәне ныгыта алсак, милли эштә алар безнең Башкортстандагы вәкилләребез булырлар иде. Казанда Башкортстан якташлары җәмгыяте оешса да әйбәт булыр иде. Казанда Башкортстаннан килеп яшәүче татарлар күп бит.
Башкортстанда җанисәп нәтиҗәләре ничек булыр икән?
Җанисәп нәтиҗәләре ел азагында гына билгеле була, ләкин, дөрес булса, миңа килеп ирешкән яшерен мәгълүмат буенча, Башкортстанда татарлар саны 2010 елдагы кебек булырга тиеш. Без җанисәп проблемасын ныклап күтәрә башлагач, моңа Татарстан җәмәгатьчелеге дә кушылгач, Башкортстан түрәләре үз позицияләрен йомшартты. Баштагы планнар буенча татарлар саны дүрт йөз меңгә кимергә, ә башкортлар саны шушы ук күләмдә артырга тиеш иде. Үз сүзебезне туры әйтүебез һәм позициябездә нык торуыбыз юкка булмады.
Йомшак булу, гел елмаеп тору, уртак элемтәләр булдырырга өметләнү беркайчан да Башкортстан татарларының хәлен яхшыга илтмәде. Моңарчы милли мәсьәләләрдә бөтен алга китеш хакимиятнең татарга уңай караш барлыкка килү аркасында түгел, ә активистларның каты торуыннан булды.
Рифат Каюмов сөйләште