Илнар Гарифуллин: «Башкортстанның татар авылларында башкорт агитбригадалары йөри»
Тарихчы Илнар Гарифуллин Башкортстанда җанисәп алучыларның еш кына милләтне сорап тормаулары, татар районнарында башкорт җырчыларыннан торган агитбригадалар эшләп килүе турында сөйләгән.
Тарихчы Илнар Гарифуллин «Болгар» радиосында туры эфир вакытында җанисәп алганда Башкортстанда яшәүче татарларга карата басым баруы турында сөйләгән.
«Башкортстанның кайбер татар районнарында җанисәп алучыларга: «Көненә бер 9 башкортны булса да тапсагыз, бик яхшы булыр иде», — дигәннәр. Җирле хакимият халыкны «Госуслуги» сайты аша үткәрмәскә кушкан. Чөнки җанисәп үткәрүче аша язылганда, мәгълүматны үзеңә кирәкле итеп үзгәртеп була.
Бер мисал, Уфаның Инорс районында яшәүче бер абзыйга кергәннәр дә, аның исем-фамилиясен генә язып алган. Милләт, туган тел турындагы сорауларны бөтенләй бирмәгән. «Сез бит җанисәп алучы, нигә сорамадыгыз?» — дигән ул. «Безгә башка бернинди мәгълүмат та кирәк түгел», — дип җавап биргән халык санын алучы. Шуннан бу абый малаена шалтыраткан да, алар үзләре мәгълүматны «Госуслуги» сайты аша тутырганнар. Менә хәзер уйлап утырам, бу абыйның үзе турындагы мәгълүматы госуслуги аша киткәнме, әллә ялган халык санына алучы ашамы?
Күп районнарда шулай халык санын алучылар кереп, исем-фамилияне, фатир мәйданын гына сорыйлар да, чыгып китәләр.
Уфада, әлбәттә, андый каршылыклар азрак. Узган җанисәп вакытында да анда фальсификация аз иде. Бу сәясәт кечерәк шәһәр һәм татар районнарында алып барылды.
Кичә миңа Уфа янындагы бер районның җирле хакимиятендәге кешеләр аша хәбәр килде. Халык башкортлаштыру агитациясенә бирелми, күбесе, үзе карап торып, татар дип язылырга тырыша икән.
Күп татар районнарында башкорт артистларыннан торган агитбригадалар йөри. Үткән атнада шундый чара Дүртөйледә үтте. Әмма шунысы кызык, концертлар мәдәният йортларында бушка үткәрелсә дә, анда халык килми икән. Мәсәлән, стендап артистларын чакырган булганнар. Анда мәктәп укучылары һәм яшьләр генә кергән, әмма аларның барысы да телефонда утырган, тыңламаган. Чөнки халык моның махсус эшләнгән тискәрелек икәнен аңлый. Аларның мәдәниятне үстерү максаты белән түгел, кешеләрнең башларын әйләндер өчен йөргәннәрен белә», — ди Илнар Гарифуллин.