Соңгы вакытта Ильмира Нәгыймова янында шау-шу тынып торды. Хәзер ул яңа образларын күрсәтеп, берникадәр балкып алырга булган.
Ничек кенә ачулансалар да, Ильмираның гүзәллегенә һәм зифа буй-сынына сокланмый мөмкин түгел. Аның яңа образлары биек үкчәгә баскан аякларын да, тулы күкрәкләрен дә ассызыклап тора.
«Ильмира, син ипи ашыйсыңмы ул? Ничек шундый матур гәүдәле булып була?» – дип кызыксынучыга икенче берәү аның спортзалга йөрүен искәрткән.
«Космик дәрәҗәдә матур сез», «Матурлык патшабикәсе», «Бик матур», «Чибәркәй», «Артык ябык дип, яратып әйтүем» кебек матур сүзләр яудырганнар җырчыга.
Ильмира күрсәткән ике образны да «матур» дип табучылар да, «бер типтагы күлмәкләр» дип, исләре китмәүчеләр дә бар.