news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймованың яңа клибын караучы җырчының күкрәген «югалткан»

news_top
Ильмира Нәгыймованың яңа клибын караучы җырчының күкрәген «югалткан»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы Ильмира Нәгыймовадан тамашачылары өчен сөенечле яңалык – аның «Җаным» җырына клибы чыкты.

«Җаным» җырының клибына премьера. Бу юлы «просто» сезнең өчен бөтен күңелем белән җырладым һәм биедем. Сезгә ошар дип өметләнәм», – дип язган Ильмира социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәм «ТМТВ» татар музыкаль каналына рәхмәтен җиткергән.

Гомумән әйткәндә, клипны нык җылы кабул иткәннәр. «Бик матур җыр», «Матур клип», «Текә!», «Чибәркәй!», «Шундый матурсың, күзләр тимәсен», «Афәрин, Ильмира!» – кебек җылы сүзләр бихисап күп язганнар.

Берәү, хәтта, тискәре комментарийларның юклыгына сәерсенеп: «Ә кая китте усал апалар? Бакчадан керә алмыйлардыр инде, комментарийлар язарга», – дип шаярткан.

Җырчының «Телеграм» каналында исә алай да клипның кимчелекләрен табучылар булган: «Зәңгәр костюм урынсыз» (ачык образ – авт.), «Зәңгәр костюм кигәндә күкрәге ясалма, әйтерсең лә пластик. Ә кара костюм кигәч, күкрәк каядыр юкка чыккан», – дип язучылар бар.

Клипны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 июль 2023
    Исемсез
    Нэрсэгэ ул кукрэген селикон белэн тутырган анлашылмый, кукрэге якшы формада иде бит, яшь, тулы, шэлперэймэгэн. Ямсезлэнеп кенэ бетте менэ дигэн кукерэге. Поклонникларын бик зур разочерованиядэ синнэн Ильмира. Бик зур хата ясадын син, куп фанатларын синнен боролачак, мондый провокациядэн сон.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар