Җырчы Ильмира Нәгыймованың бертуган энесе үзе теләп хәрби операциягә китүе хакында «Интертат» язган иде.
Хәрби әлегә өйрәнүләр уза булса кирәк, ул 1 көнгә генә булса да якыннары янына кайтып килә алган. Бу хакта Ильмира сторисларында хәбәр итә. «Солдат кайтты, 1 көнгә генә булса да...» – дип, моңсу гына итеп яза җырчы бу турыда.
Ильмира энесен әтисе белән бергәләп фотога төшереп алган. Әтисе улының калын хәрби киемен киеп куйган.