Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймованың кызы кеше машинасына зыян китергән

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймованың кызы кеше машинасына зыян китергән
"Татар-информ" архивы

Ильмира Нәгыймованың кызы, машинадан чыкканда, ишек белән, янда торган машинаны кырдырган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Бала бит инде ул, нишләтәсең… Әнә хәзер елап утыра инде. Кечкенә генә бер эз инде, хәзер ГАИ көтеп утырабыз. Үзара гына хәл итик, дип әйтеп карадым. Юк, бик усалланып чыкты машинасыннан, җитмәсә, безнең күрше икән…

Нәтиҗәдә, ГАИ килмәде, участок полициясе килеп ачыклык кертәчәк, диде. «Сез мине 1500 сумга утырттыгыз», – ди. Кешечә сөйләшсә, мин 5 мең сум бирергә дә риза идем инде. Ярар, бәхетле булсын», – дип бүлешә җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 август 2022
    Исемсез
    Бу карангы авыл кешесе бигерэк культура дигэн эйберне белми икэн. Кеше эйберенэ хормэт белэн карарга кирэк, балаларны да шулай тербиялэргэ кирэк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100