Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймованы аэропорттан куып чыгарырга теләгәннәр. Бу турыда ул үзе социаль челтәрдә сөйләде.
«Мин бу. Самолетта канәгать булып утырам. Мине аэропорттан куып чыгарырга теләгәннәр иде, чөнки мин 5 метр ераклыктан кәрзингә эләктем. Аларның барып чыкмады. Минем әйберләрем төбәп аткан җиргә төгәл эләкте», – дип язган Ильмира.