Ильмира Нәгыймовага фанатлары: «Улыгыз яхшы мужик булып үссен өчен, аңа әти кирәк!»
Татар эстрадасы артисты Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәрге аккаунтында балалары белән авылда төшкән фото урнаштырган.
«Балаларым кочагында», – дип язган җырчы.
«Улың нормальный мужик булып үсеп җитсен өчен, аңа әти кирәк!» – дип язган җырчының бер виртуаль дусты.
«Күтеңне өйрәт!» – дип җавап биргән аңа Ильмира Нәгыймова.
«Малайның әтисе бар! Балаларга әти-әниләренең бәхетле булулары кирәк. Алар аерым-аерым бәхетле булган икән, балаларның әтиләре юк, дигән сүз түгел бу! Алар әтиләрен гел күреп тора, көнаралаш күреп торабыз!» – дип җавап язган фанатлары.
«Матурлар! Начар сүзләр язмагыз. Ильмира балалары өчен эшли, аларны ярата, әтисеннән дә аермый. Ильмира – молодец ул!», «Балаларның йөзләрендә нур балкый, әниләр кочагында рәхәт шул. Бәхетле булыгыз!», «Бик сөйкемле балалар. Сезнең гаилә формуласы «Матурлык» дип атала», «Бик матур. Күренеп тора балалары өчен үлеп торганы. Бәхетле булыгыз!» – дип язганнар.