Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймовадан премьера: «Ачы дөреслекне белү яхшырактыр ялганнан»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймовадан премьера: «Ачы дөреслекне белү яхшырактыр ялганнан»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймованың бәхетсез мәхәббәт турындагы чираттагы җыры чыкты. Ул «Кагылмыйк үткәннәргә» дип атала. Яңа җырга видео ясалма яңгыр астында төшерелгән.

Татар эстрадасы җырчылары арасында «ясалма яңгыр» астында җырлау шактый популяр. Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Азат Фазлыевның «яңгыр» астында төшерелгән клиплары бар. Шулай ук Чаллыда Төзүчеләр көненә куелган концертта Зинира һәм Ризат Рамазановлар коеп яуган яңгыр астында «Хыянәт» җырын башкарган иде. Ул инде табигый яңгыр астында килеп чыккан очраклы «клип» булды.

Ильмира Нәгыймованың яңа җырын «хит булачак» дип фаразлый комментарий калдыручылар.

Җырның сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова, ә көен Айдар Тимербаев язган.

«Үзебездәге гаепне

Эзләмик әле читтән.

Күзгә-күз карашып,

Безгә аңлашыр вакыт җиткән.

Ачы дөреслекне белү

Яхшырактыр ялганнан,

Ни файда бер кискәнне

Кабат-кабат ялгаудан?..»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 август 2024
    Исемсез
    Молодец, тырыша, булдыклы 👍👍👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100