Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Ярты ел эчендә 3 тапкыр кияүгә чакырдылар»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Ярты ел эчендә 3 тапкыр кияүгә чакырдылар»
социаль челтәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймованы кияүгә чакырганнар һәм Казанда фатир алып бирергә вәгъдә иткәннәр. Бу хакта ул «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләгән. Тапшыруның алып баручы Роза Хәйруллина җырчыдан: «Син хәзер – ирекле, бер дигән чибәр, акыллы, спорт белән шөгыльләнүче, матур ханым. Сиңа язучылар, бүләкләр бирүчеләр, ниндидер тәкъдим ясаучылар бармы?» – дип кызыксына.

«Ничек дип әйтим икән. Мин моны көтмәгән дә идем. Әмма ярты ел эчендә инде 3 тапкыр кияүгә чакырдылар. Алар мине белмиләр дә, әмма, килеп, кияүгә чакыралар. Сез бит мине белмисез, дим. Алар бит җырчы Илмира Нәгыймовага гашыйк, үземнең нинди икәнемне белмиләр. Мин болай үзем «нормальный» кеше. Әмма кияүгә чыгу – юк», – ди җырчы.

Ильмира Нәгыймова бер ир-ат тарафыннан булган сәер тәкъдим турында да искә алып үтә.

«Бер дә белмәгән кеше: «Әйдә, Казанга күч, мин сина фатир бүләк итәм», – дип тәкдим ясады. «Юк», – дидем. Бер белмәгән кешедән ничек фатир алыйм», – дигән Ильмира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100