Җырчы Ильмира Нәгыймова яңа машина сатып алган. Ялтырап торган кап-кара «Тойота» фонында 101 роза тотып фотога да төшкән.
«Эшлим дип әйтмә, эшләгәнеңнең нәтиҗәсен күрсәт! Бу – минем икенче «карлыгачым». Горурланып, үзем эшләп алдым, дип әйтә алам. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашырга булдым», – дип яза ул.
Виртуаль дуслары Ильмираны мактап, үсендергәннәр. «Әле бер хатын-кызның да үзе генә калып юкка чыкканы юк. Алдагы көннәреңдә тагы да зуррак уңышларга иреш», «Имин йөрергә насыйп булсын», «Тырыштың, үз көчең белән алган машинаң», «Шәп машина, дөрес сайлагансың», – дигәннәр. Ильмираның машина номеры да гади генә түгел: 716. Номерына аерым игътибар күрсәтеп: «Нинди «блатлы» номерлар! Татарка в квадрате булган бит бу», – дип язганнар.
Комментарийлар арасында: «Машина ул бүген – бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Мактанчык», «Синең башка кайгың юкмы әллә? Илдә сугыш бара, күз яше түгелә, ә син нәрсә белән мактанырга белмисең. Кемгә кирәк синең машинаң, баласын югалткан анагамы, атасын югалткан балагамы?» – дигәннәре дә бар.