Ильмира Нәгыймова яңа клип төшергән. Видеода күренгәнчә, ул анда ярымшәрә, әмма искитмәле матур образда һәм гүзәллеге белән таң калдыра.
«Кемдер һәрвакыт тәнкыйтьләячәк. Әмма безнең бурыч бар кешегә дә ярау түгел. Сез үзегез булып кала аласыз. Һәр көн саен яхшырак була аласыз», – дип шикләнеп кенә тәкъдим иткән җырчы клиптагы яңа образын.
Әмма җырчы бу юлы ялгышкан, аның клиптагы образы халык күңеленә хуш килгән. Бер генә ямьсез комментарий язучы да юк. Җырчының матурлыгына сокланганнар, «ах-ох» килгәннәр.
«Ильмира, син искитмәле, һәр көнне җырчы һәм актриса буларак үсәсең. Күз алдында үзгәрәсең, бик матур»;
«Матурлык эталоны»;
«Ильмира бик матур, килешле»;
«Машаллаһ, матур, күз тимәсен»;
«Искиткеч образ, чибәр Ильмира»;
«Матур бит. Матурны – матур дибез, әлбәттә» кебек «күңелгә май булып ята» торган комментарийлар язганнар һәм күпсанлы «ут», «йөрәк» билгеләре җибәргәннәр.
«Бисмиллаһи рахман рәхим» дип язган бер егет Ильмираның яңа образын карар алдыннан.