news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова туганына ярдәм сорый

news_top
Ильмира Нәгыймова туганына ярдәм сорый
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильмира Нәгыймова язылучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Артист дусларыннан махсус операциядә хезмәт итүче туганнан туган энесенә булышуларын сорый. Хәрби хәзерге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан.

Туганнан туган энем белән таныштырырга телим сезне, дуслар. Исемен әйтергә ярамый, фамилиясе Нәгыймов. Кызганычка, үз энем арабызда юк инде… Әлеге энем инде 1 елдан артык махсус операциядә. Әле менә якыннары янына ялга кайтты. Без аның белән сездән ярдәм сорарга булдык. Энемә һәм аның хезмәттәшләренә «Шевроле Нива» машинасы кирәк. Ул 630 мең сум тора. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән, энемә һәм хезмәтәшләренә машина алып җибәрергә телибез, – дигән Ильмира телеграм-каналында.

«Барыгызга да зур рәхмәт, җиңү безнең якта булачак», – дип кушылган аңа энесе дә.

Реквизитларны җырчы үзенең телеграм-каналында күрсәтә.

Ильмира Нәгыймованың бертуган энесе күптән түгел генә хәрби операциядә һәлак булды. Бу хакта язган идек:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар