news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова төркемендә эшләүче артистлар гаиләсе тәүге тапкыр әти-әни булган

news_top
Ильмира Нәгыймова төркемендә эшләүче артистлар гаиләсе тәүге тапкыр әти-әни булган
социаль челтәрләр

Татар эстрадасының яшь артистлары, Ильмира Нәгыймова төркемендә эшләүче Регина һәм Салават Шәрифуллиннарның кызлары туган.

Тәүге тапкыр әни булуы хакында Регина социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Сабый кичә – 8 октябрь көнне дөньяга аваз салган.

Регина һәм Салават узган ел никахлашкан иде. Быел җәй көне гөрләтеп туй мәҗлесе уздырып җибәрделәр.

Регинаның Салават Фәтхетдинов укучысы булу турында язган идек. Аның «Моңнарымны бүләк итәм», «Алданма», «Сүзләрең», «Ромашкалар» һәм башка җырлары бар. Салават Шәрифуллинның исә «Сөйгәнем», «Адаштык», «Кабатласак иде биюне» кебек җырлары яшьләр арасында популяр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар