«Татар кызы» җырын Ильмира Нәгыймова Гүзәл Уразова белән дуэтта башкара. Җырның сүзләрен Актаныш кызы Энҗе Арсланова язган.
Энҗе, абыйсы Айназ хәрби операциядә һәлак булганнан соң, шигырьләр яза башлаган.
Энҗенең тормышында кичә бик матур вакыйга булган, ул туй күлмәге кигән. Яңа туган гаиләне котларга Ильмира Нәгыймова да килгән. Туйда ул «Татар кызы» җырын башкарган.