news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Шри-Ланкада саксофонистның татарча көй уйнавына сокланган

news_top
Ильмира Нәгыймова Шри-Ланкада саксофонистның татарча көй уйнавына сокланган
Фото: © социаль челтәрдән

Шушы көннәрдә Ильмира Нәгыймова Шри-Ланкада ял итә. Бу якларның матур табигате белән хозурланып йөргән арада ул җирле музыкантларның татарча көй уйнавына сокланган.

Видеода күренгәнчә, музыкант Флера Сөләйманова башкаруындагы «Әниемә» җырын уйный. «Мин шок хәлендә, монда татар музыкасы уйный. Мин хәтта торып бастым. Бик каты сөендем», – дип язган Ильмира Нәгыймова.

«Әниемә» җырының сүзләрен казахлар – Гафу Каербеков, ә көен Шәмши Калдаяков иҗат иткән. Татарчага Госман Әхмәтҗанов тәрҗемә иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар