Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова сәламәтлегенә кагылышлы сорауга җавап биргән

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова сәламәтлегенә кагылышлы сорауга җавап биргән
социаль челтәрләр

Хәтерләсәгез, күптән түгел генә җырчы Ильмира Нәгыймова сәламәтлеге белән проблемалары булу, паник һөҗүмнәрдән интегүе хакында сөйләгән иде.

Бу хәлләрдән соң Ильмира сәламәтлегенә җитдирәк карарга һәм үзен күбрәк кайгыртырга керешкән. Иҗатын яратучы бер фанатының сәламәтлеге ничек булуы турында соравына Ильмира:

«Паник һөҗүмнәр башлану белән, мин үземнең нерв системам какшаганлыкны аңладым. Бу һөҗүмнәр моңа ишарә булды. Мин ай саен диярлек авырый башладым.

Социаль челтәрдәге картинакаларыма гына ышанмагыз, сез бит минем куркуым, борчылуларымның берсен дә күрмисез. Мин аларны яшереп килдем һәм көннәрдән бер көнне «шартладым». Шуннан соң, үземә күбрәк игътибар бирергә, сәламәтлегем белән шөгыльләнергә кирәк, дигән фикергә килдем. Үземнее кайгырта башлау белән, паник һөҗүмнәрнең булганы юк», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100