Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Руслан турында: «Матур кыз белән очрашып йөри, аның өчен мин бик шат»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Руслан турында: «Матур кыз белән очрашып йөри, аның өчен мин бик шат»
Социаль челтәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймова ТНВ телеканалындагы Зәмирә Рәҗәпова алып барган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруына кунак булып килгәч, Руслан Кираметдинов белән аерылышу сәбәпләрен тәфсилләп сөйләгән.

Безнең Руслан белән төп проблема – сәхнә бүлү иде. Мин контрактта булгач, гел ишетеләм, күренәм. Ә Руслан контрактта булмады. Мин, ничектер, аннан гел бер адым алдарак бардым. Аны менә шулай икенче планда калуы борчый иде.

Шуннан соң мин ике тапкыр әни булдым. Озак кына җырламадым. Декретта утырганда концертларга йөрмәдем, җырлар чыгармадым. Мин аңа мөмкинлек бирдем, аның эшләү мөмкинлеге бар иде. Булдыра алмады. Памперска да акча булмаган чаклар бар иде. Әти-әнидән акча сорап арыган идек, мин белми идем инде кемнән акча сорарга. Ул үзе генә булдыра алмагач, балаларны күтәреп, икәүләп, авыллар буйлап концертларга йөри башладык. Салкын вакытлар була иде, балаларны коляска белән ул җырлаганда – мин селкетеп, мин җырлаганда – ул күтәреп торып… Балалар күкрәктә булгач, калдырып булмый иде.

Аның яхшы чаклары да булмады димим. Әмма, еллар узган саен, Руслан үзгәрде. Монда ниләр эшләгәннәрен сөйләмим инде…Миңа карата мөнәсәбәте белән бөтен мәхәббәтне бетерде. Хөрмәте дә юк иде.

Мин, бәлки, бу дөньяда булмас та идем инде. Чөнки минем инде яшисем килми башлаган иде. Ике бала… Шуңа мин арабызда ниләр булганны халыкка чыгарырга булдым. Чөнки шуннан соң кире кайтулар булмачагын төгәл белә идем. Мин бит инде аерылышырга гаризаны бер 5 тапкыр бирдем, әмма гел кире ала идем. Чөнки Руслан «үзгәрәм» дип сүз бирә иде. Ул бу юлы да мине, гаризасын кире алыр, дип уйлады.

Аерылышуыбыз аның «салуы» белән дә бәйле булды. Бар төрле кешеләр. Кемдер аз гына «сала» да ятып йоклый, алардан бер зыян юк. Ә ул үзгәрә. Ул Руслан түгел. Мин аңа гел, шайтан керә ахрысы моңа, дип әйтә идем. Эшләмәве, тырышмавы да нокта куюга сәбәп булды.

Менә шуны социаль челтәрләргә чыгаргач, безнең мөнәсәбәтләргә нокта куелды. Ә мин, 30 яшемә җитеп, яшәүнең ничек матур икәнен аңлый башладым. Ничек рәхәт икән үзең яраткан эштә эшләргә! Беркем синнән көнләшми, сиңа комачауламый.

Балалар белән дә барысы да яхшы. Өйдә тып-тыныч, тавыш юк. Быел балаларны Төркиягә, Дубайга ял итәргә алып бардым, барысы да үзем эшләгән акчага. Казанда өчәр көн концерт куям, халык агылып килә. Элек «билет алыгыз инде» дип ялынып, төрле оешмалар буенча йөри идек. Өйдә тынычлык булмаганда, артистның энергиясе икенче була, һәм ул энергиягә халык тартылмый.

Күпләр бит инде «менә без нинди үрнәк гаилә» дип күрсәтергә ярата. Ә мин ничек бар – шулай чыгарып салдым. Әйе, хәзерге акылым белән, бәлки, алай эшләмәс тә идем. Тик ул вакытта башка чарам булмады.

Русланны инде 2 ел күргәнем, аралашканым юк. Ләкин аның барысы да яхшы икәнне беләм. Бер матур кыз белән очрашып йөри. Мин аның өчен бик шат, Русланга бары тик бәхет кенә телим, – дигән Ильмира тапшыруда.

Җырчы элекке ире белән аерылышуы турында тапшыруның ундүртенче минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100