Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова элекке иренең балаларны тәрбияләүдә катнашмавын сөйләгән

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова элекке иренең балаларны тәрбияләүдә катнашмавын сөйләгән
социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймова «Чаллы ТВ» телеканалындагы «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында элекке ире Руслан Кираметдиновның балаларны тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмавы хакында сөйләгән. Җырчы сүзләренчә, балаларга ата назы, ата игътибары җитми.

«Руслан балаларның тормышында да, минем тормышымда да юк. Кирәк тә түгел. Балаларны әбиләре алып китә. Аның белән бик яхшы аралашалар. Әбиләрен бик каты сагыналар, чөнки аларны кечкенәдән әбиләре үстерде. Шуңа мәхәббәт. Тик ата назы җитеп бетмидер.

Минем аңа (ред. – Русланга) бер язганым да булды. «Балаларга игътибар бир бераз. Алып кит, берәр кая алып бар атнага бер тапкыр булса да», – дидем. Яки, мәсәлән, Камилне бассейнга илтергә кирәк. Шунда алып барып кайтса да булыр иде.

Мин бит инде балаларга әти кирәк дип, аның белән кире кавыша алмыйм. Бу дөрес булмас иде. Ул – аларның аталары, бераз игътибар бирсә, аңа карата карашым да үзгәрер иде», – дип сөйләгән Ильмира.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 март 2024
    Исемсез
    Ильмира нигэ юк суз сойлэп утырасын Руслан гастрольда булгандагына алып китэлмэгэн балаларны йойдэ булганда хэр чакта алып китэ 1 сетябердэ балаларны мэктэпкэ киендерде узебез курдек ничек кибеткэ алып килгэнен хэр чакта балалары белэн гастрольда булмаганда ничек шулай юк сузне сойлэп утыраласын ????????
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100