Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновның администраторына: «Махсус эшлисез бу эшне»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновның администраторына: «Махсус эшлисез бу эшне»
социаль челтәрләр

Кичә Ильмира Нәгыймова элекке ире Руслан Кираметдиновны концертлары белән үзе артыннан ук йөрүдә гаепләп чыккан иде. «Даталарын һәрвакыт минем концертлардан соң ала, дип әйтәләр. Артистның артистка карата әшәкелеге инде бу, бездә шулай дип әйтәләр. Артымнан йөри, кыскасы», – дип язды Ильмира.

Әлеге стористан соң Руслан Кираметдиновны Башкортстандагы администраторы яклап чыккан.

Русланга концертларны 1 ел алдан алып куям. Тамашаларыңны 1 көн алдан алып барасың. Ә бу – әшәкелек түгелме? Шунысын да әйтәсем килә: бүген Русланга 210 билет сатылган чиста кассадан, Ильмирага – Пушкин картасы белән 47 билет. Уйландырырлык, – дип язып җибәргән ул Ильмирага.

Бик кызык, бу ханым минем концертка ничә билет сатылганлыкны каян белә икән? Күрәсең, көн саен кереп, санап утыра, башка эше беткән, – дип аптыраган Нәгыймова. – Минем әле билетлар кассада да һәм сайтта да сатыла. Барысын бергә кушып, Аллаһка шөкер, тулы заллар. Пушкин билетын гына санап утырмагыз.

Без инде өченче ел рәттән бер үк график буенча йөрибез. Бер көн түгел. Сез махсус эшлисез бу эшне. Аның өстенә түбәнсетәсез. Тынычланыгыз, – дип җавап кайтарган администраторга Ильмира.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 19 ноябрь 2024
    Исемсез
    Инде туктарга вакыттыр, үзенең әз генә абруе булса
  • 16 ноябрь 2024
    Исемсез
    Бу Илмира хаман Руслан ны оныта алмай,кулыннан килсэ хавада иснэтмэс иде ,аллам сакласын,балалар шушындыйларга катышмасын.
  • 14 ноябрь 2024
    Исемсез
    Татарнын тубэн дэрэжэле попса сэхнэсендэ мондый башсыз жан иялэре юк иде эле.
  • 13 ноябрь 2024
    Исемсез
    Натуральная дура!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100