
Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элекке ире Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать итте. Җырчыны эчендә кайнаганнарның барысын да халыкка чыгарырга Русланның «10 сорау» тапшыруы кысаларында элекке хатыны турында начар сүзләр сөйләве этәргән.
Сорау-җавап форматындагы тапшыру барышында Русланга: «Ильмираның сиңа хыянәт иткәне булдымы?» – дигән сорау эләгә. Артист озак уйлап тормый: «Минемчә, булгандыр. Чөнки хатын-кыз гаиләне болай гына таркатмый. Соңгы вакытларда аның тарафыннан салкын караш сизелә башлаган иде», – дип җавап кайтара.
Элекке иренең әлеге сүзләре Ильмираның күңеленә тигән. Ул элекке ирен үзенә яла ягуда һәм балаларына булышмауда гаепләп, сторислар төшергән.
«Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин, гомумән, шокта. Дәвалан!» – дип яза ул Русланга, хыянәт турындагы сүзләренә ишарәләп.
Руслан Кираметдинов әлеге үк тапшыру кысаларында балаларына алимент түләмәвен әйтә, чөнки Ильмира алиментка бирмәгән икән.
«Ел әтисе! Белеп торыгыз, әти кеше үз балаларына ярдәм итсен өчен, алиментка бирергә кирәк икән!» – дип язган Нәгыймова бу видеоны күрсәтеп.
«Хәзер тагын «нигә син аны пиарить итәсең» дип язарсыз. Нигә ул сиңа, диярсез. Әмма мин башка үземә шулай яла ягуларына түзеп тора алмыйм.
Инде 3 ел миңа аның әбиләре тынгы бирми. Мин үзем турында нинди генә сүзләр ишетмим. Күпме гаеп ташлаулар… Нәрсә аша узганымны үзем генә беләм. Аллам сакласын. Әйе, идеаль җырлый, ләкин, кеше буларак, ул…
Мин бу 3 ел эчендә 250 концерт куйдым. 10 илдә булдым. Әлбәттә, аның ачуы килә. Балаларны Дубай һәм Төркиягә ял итәргә алып бардым. Ә син нәрсә эшләдең, Руслан Кираметдинов?
Ике машина алдым. Ә бит миңа беркем дә ярдәм итмәде. Минем шаһитларым бар. Мин бары тик эшлим, тырышам. Чөнки минем мотиваторларым – балаларым. Синең бер тапкыр булса да мәктәпкә килгәнең бармы? 1 сентябрьдә, мәсәлән? Бер тапкыр булса да туган көннәре белән котладыңмы? Тренировкаларга йөртәсеңме? Ә мин барысына да җитешәм, Аллаһка шөкер. Бу видеода – балаларның хис-кичерешләре. Миңа менә шундый бер видео булса да күрсәт әле.
Мин озак түздем. Гафу итегез, дәшми кала алмыйм.
Ә бу видеолар – мине «балалары белән шөгыльләнми» дип язучылар өчен. Сез дә шулай эшләп карагыз. Мин мактанмыйм, ләкин берни эшләми торып, мин дә башка кешегә начар сүзләр ташлый алыр идем. Аллаһка шөкер, мин андый түгел.
Әти-әниемә йорт салырга булышам. Әллә нинди «шикарный» булмаса да, мин моны башкарып чыгачакмын. Чөнки без гомер буе фатирда яшәдек. Бу – минем хыялым.
Мин корычтан түгел. Өемә «ашыгыч ярдәм» бик еш килә. Кайвакыт сәхнәгә бик көчле авыртуларны җиңеп чыгам. Невралгия. Паник һөҗүмнәр. Үз өстемә артык күп җаваплылык алам. Башта үләм, аннан соң яңадан тереләм кебек. Ә соңыннан бу үтә, яңадан үз халәтемә кайтам», – дип күңелен бушаткан җырчы.
Нинди уй-планнар беләндер, Ильмира язылучыларыннан Чаллыда яшәүче яхшы юрист тәкъдим итүләрен дә сораган.