Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Руслан белән булганда 10 ел бушка билет өләшеп йөрдек»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Руслан белән булганда 10 ел бушка билет өләшеп йөрдек»
"Татар-информ" архивы

Ильмира Нәгыймованың Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә концертлары икешәр көн аншлаг белән узган.

«Чаллы 2 көн аншлаг, Казан «Уникс» 2 көн аншлаг! Нишләп элек безнең концертларга шулай йөрмәдегез? Руслан белән булганда, без Чаллының бер көнендә дә зал тутыра алмый идек. Кеше күп күренсен дип, бушка билет өләшеп йөри идек. 10 ел шулай йөрдек, «Уникс» безнең хыялда гына иде…

Аллаһка шөкер! Шөкер-шөкер. Хәзер мин башка шул, энергиям үзгәргән ахры.

Тамашачылар соравы буенча, без тагын өченче өстәмә концерт куябыз – Чаллыда, Казанда «Пирамида»да. Мартта туган көнем һәм мин аны сез һәм дусларым белән үткәрәчәкмен», – дип шатлыгы белән уртаклашкан җырчы.

«Сез хәзер күпкә кызыклырак. Каршылыклар һәм кыенлыклар үсеш өчен баскыч кына булган. Сез хәзер күпкә көчлерәк һәм гүзәл»;

«Минем аңлавымча, Руслан Ильмирага уңай энергетика һәм алга барырга бирмәгән»;

«Син хәзер көчлерәк, ачыграк. Сиңа яңа мөмкинлекләр»;

«Әйе, сезнең энергия үзгәрде. Алдан да тавышыгыз ошый иде, әмма концерт буе моңланып утырасы килми иде. Ә хәзер сезнең Марат белән позитив көчле тандем. Казандагы концертыгыз «ут» иде. Бер сулышта узды, китәсе дә килмәде. Марат белән 50/50 концерт уздырсагыз иде, икегез белән дә «насытиться»;

«Руслан белән син ябылган кебек идең. Бөтен нәрсә хатын-кыз энергетикасыннан тора шул»;

«Сездәге үсеш-үзгәрешне күреп сокланабыз», – кебек комментарийлар язган җырчының виртуаль дуслары.

«Русланның ни гаебе бар? Ул да матур җырлый», «Безнең авылга килгән идегез. Русланның көчле тавышы ошаган иде», «Руслан – халыкчан җырчы,тавышы көчле», – дип, Ильмираның элеккеге ирен дә мактаган тамашачы.

«Русланны күралмыйм!» дигән комментарий да калдырганнар.

 

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Мин кызганам Сине кызыкай, буген не кон белэн генэ тормыш бармый.балаларынны да карыйсын бар бит эле
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Кеше гаеплэп утыру килешми
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ирегезне хурлап бар кешенен кунелен кайтардыгыз инде,туктарга кирэк.Сез бит халыкка культура кусэтергэ тиешле кешелэр ,. урнэк булырга кирэк!
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бигрэк начар яшэгэнсен икэн, бердэ охшамаган, узенне бик эйбэт карагансын, холыксыз ир бн андый булып булмый ул бер кешедэ генэ гаеп булмый,
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ни кое, ни моны юк, ясалма, кочэнеп ясаган борылышларыннан башка
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Хаман узен бэхетле курсэтергэ тырыша. Узедэ ышанып куя хэттэ. Но юк, булмас.
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Тагын Руслан гаепле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100