news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова районнарда концертларын кичектерүен хәбәр итте

news_top
Ильмира Нәгыймова районнарда концертларын кичектерүен хәбәр итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ильмира Нәгыймова Казанда куелачак концертына 1 атна чамасы кала бертуган энесенең махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында хәбәр алды. Әмма концертын кичектермәде, куеп чыкты. Тамашачылар да аның халәтен тойган һәм көч бирергә тырышкан.

«Бу – гади генә концерт түгел иде. Ул – кайгы кичерү, көчле булуны һәм мәхәббәтне күрсәтү иде. Аның йөрәк ярасын зал тойды. Бернигә карамастан, сәхнәгә чыгып җырларга көч тапканы өчен баш иябез», – дип язган тамашачы.

Шулай ук аны кайгы килгәч тә концерт куйган өчен гаепләүче дә табылган. «Минем урында булырга язмасын сезгә», – дип җавап биргән җырчы.

Шулай ук ул 20 октябрьдә Чистайда, 21 октябрьдә Теләчедә концертлары булмавы турында да хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар